Accessibility links

Кайнар хәбәр

Google Татарстанда яңа проект башлый


Google Татарстанда интернет куллануны арттыру максатында “Татарстан, алга!” дип исемләнгән програм әзерли. Соңрак шундый чаралар Русиянең башка төбәкләрендә үтәчәк.

Бу елның 1 октябрендә башланып ике атна дәвам итәчәк әлеге чара Казандагы IT-Паркта узачак. Татарстан хөкүмәте ярдәмендә оештырылучы бу програм эшмәкәрләргә, компьютер програмнары язучыларга, укытучыларга, дәүләт хезмәткәрләренә һәм гади интернет кулланучыларга юнәлтелә.

Google әле програм ярдәмендә кешеләрнең заманча интернет-технологияләрне куллану белән генә чикләнеп калмыйча тормышны җиңеләйтүче һәм яхшыртучы төрле проектларга аларның да өлеш кертүенә ирешергә тели. Әлеге програм кысаларында төрле презентацияләр, компьютер програмнары язучылар өчен конкурслар, интерактив мастер-класслар, дәресләр һәм семинарлар үткәреләчәк.

Аерым алганда, кече һәм урта эшмәкәрлек вәкилләренә эш нәтиҗәлелеген яхшырту өчен интернет-технологияләрне ничек кулланып булуы турында семинарлар тәкъдим ителә.

Дәүләт хезмәткәрләре өчен оештырылган мастер-класста дәүләт белән җәмгыять арасында бәйләнешләрне һәм үзара хезмәттәшлекне яхшырту һәм ачык мәгълүматларны куллану мөмкинлекләренә өйрәтәчәкләр.

Шулай ук компьютер програмнары язучылар өчен Googleның иң яңа мобиль һәм болыт (cloud) технологияләренә багышланган конференция һәм махсус бәйге – хакатон да оештырыла. Төрле номинацияләрдә узачак бу бәйгедә катнашучылар республика хакимиятләре биргән мәгълүматлар нигезендә республика халкы өчен төрле әсбаплар (application) язарга тиеш булачак.

Компьютер белән бик үк таныш булмаган өлкәнрәк буын вәкилләре исә “Аңлаешты интернет” исемле махсус сессиядә интернет аша коммуналь түләүләрне түләргә, электрон почта, фотолар карарга, видеоконференцияләрдә катнашырга өйрәтеләчәк.

Мәктәп укучылары, укытучылар өчен балаларның һәм үсмерләрнең интернеттагы иминлегенә багышланган семинар оештырыла. Уку-укыту эшләрендә интернет-технологияләрне куллануга багышланган төрле чаралар да шушы програм кысаларында үтәчәк.

Google әлеге програмны башта Татарстанда оештырып караганнан соң “Google белән бергә алга!” исемле Русиякүләм програм кысаларында аны Русиянең төрле төбәкләренә җәелдерергә җыена.
XS
SM
MD
LG