Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сочи янындагы тыюлыкта ак чыршы урманын кисәләр

Сочи шәһәре янындагы Пихтовая Поляна дәүләт тыюлыгында ак чыршыларның (пихта) киселүе турында башта туристлар хәбәр иткән булса, экологлар барып караганнан соң бу хәбәрне раслады. Анда Газпром ширкәте рәсми рөхсәт алмый гына ике һектар мәйданда сирәк агачларны кискән һәм 600 миллион долларлык тау шуу комплексы төзи башлаган. Кайбер хәбәрләргә караганда, бу төзелешкә чаңгы шуарга яратучы һәм Сочины үз итүче Русия президенты Владимир Путин шәхсән үзе фатиха биргән.

XS
SM
MD
LG