Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШта яшәүче шагыйрә Нурия Измайлова Уфа татарлары белән очрашты


Нурия Измайлова
Нурия Измайлова
Америкада яшәүче татар шагыйрәсе Нурия Измайлова Уфада җәмәгатьчелек белән очрашты. Очрашу “Ихлас” мәчетендә узды.

Нурия Измайлова соравы белән очрашуга бик тар диаирә генә чакырылган иде. Анда “Ихлас” мәчете җитәкчелеге һәм мөгаллимнәре, өч татар җәмәгатьчелек оешмасы, атап әйткәндә, Башкортстан татар милли мәдәни мөхтәрияте, “Сәхибҗамал”, Татар иҗтимагый үзәге вәкиллләре, Китап нәшрияты ветераннары һәм матбугат вәкилләре катнашты. Чараны Башкортстан татар хатын-кызларының “Сәхибҗамал” оешмасы оештырды. Очрашуда Нурия Измайлова иҗаты турында сөйләшеп аның аерым шигырьләрен дә искә төшерделәр.

Анда шулай ук заманча технологияләрне үзләштереп, дөньяга таралган барлык татар халкын интернет аша аралаштыру, рухи һәм мәдәни ихтыяҗларын канәгатьләндерү, мәнфәгатьләргә карап төрле төркемнәргә оешу кирәклеге дә телгә алынды.
XS
SM
MD
LG