Accessibility links

Миңнеханов: “Татар теле барыбызга да кирәк булачак”


Рөстәм Миңнеханов
Рөстәм Миңнеханов
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Арчада узган мәгариф тармагында эшләүчеләрнең август киңәшмәсендә телләрне өйрәтү мәсьәләсенә дә тукталды.

“Тел кирәк, тел кирәкми дип куертып утырасы түгел. Һәркайсы кирәк! Әгәр мин тагын ике-өч телне белсәм, начар булмас иде. Татар теле кирәк йә булмаса кирәкми? Бу ниниди ахмаклык? Әлбәттә, кирәк! Бала мәктәптә укыганда ул бөтен телләрне дә өйрәнергә тиеш. Рус телен дә, татар телен дә, инглиз телен дә, әгәр мөмкин икән, кытай телен дә, испан телен дә, француз телен дә”, диде Миңнеханов.

Президент сүзләренчә, рус теле йә татар теле сәгатьләре аз дип белдерүчеләргә, ата-аналар теләгән кадәр итеп укыту мөмкинлеген булдырылачак.

“Моның белән сәяси мая җыеп утырырга кирәкми. Баланың телләрне белүе – аның көндәшлеккә әзер булуын күрсәтә. Татар теле зыянга диючеләргә, без Татарстанда яшибез, ул кирәк булачак. Ул төрле илләргә бара, башка телләрне өйрәнгәндә татар теле аңа нигез булып тора ала. Әлбәттә кирәк булачак! Без Татарстан мисалында телләргә нинди мөнәсәбәт булырга тиешлеген күрсәтергә тиеш. Бу бит халыклар, мәдәният дигән сүз! Әгәр без телне оныта башласак, башкасы да югалачак, бөтен нәрсәбезне югалтачакбыз”, диде Миңнеханов
XS
SM
MD
LG