Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сәфәров белән Камалтынов урыннарын алмаша


Татарстан хөкүмәте һәм президент аппараты җитәкчелегендә үзгәрешләр булды.

Татарстан президенты фәрманы белән вице-премьер Әсхәт Сәфәров президент хакимияте башлыгы, ә бу вазифаларны башкарган Юрий Камалтынов вице-премьер вазифаларын башкаручы итеп куела.

Дәүләт шурасы Камалтыновның вице-премьер итеп куелуын хупларга тиеш, аңа кадәр ул вазифаларны башкаручы итеп билгеләнә.

Камалтынов шулай ук элек Сәфәров җаваплылыгында булган иминлек һәм хокук саклау оешмалары белән хезмәттәшлек сорауларына да җавап бирәчәк.

Татарстан президенты матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, бу үзгәрешләр дәүләт хезмәтендәгеләрнең урыннарын алыштырып тору кирәклегенә күрә эшләнә.
XS
SM
MD
LG