Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хөкүмәттән тыш оешмалар кануны Конституция мәхкәмәсенә шикаять ителде


Русиядә хөкүмәттән тыш оешмалар – чит ил агентлары турындагы канун хокук яклаучылар татарфыннан беренче тапкыр Конституция мәхкәмәсенә шикаять ителде.

Бу шикаятьне “Җәмәгатьчелек инициативаларына ярдәм үзәге” Кострома вакыфы җибәргән. Әлеге вакыф Русиядә үткән тикшерүләр вакытында чит ил агенты дип бәяләнеп, 300 мең сум штрафка тартылды.

Хокук яклаучылар белдерүенчә, бу канун Русия конституциясенең ким дигәндә биш маддәсенә каршы килә. Алар Конституция мәхкәмәсе хөкемдарлары “сәяси эшчәнлек” төшенчәсенә аңлатма бирер дип өметләнә. Бу төшенчә төрлечә аңлатылганга, теләсә нинди хөкүмәттән тыш оешма эзәрлекләүгә дучар булырга мөмкин.

Узган елның ноябрь аенда кабул ителгән канун нигезендә, чит илдән финансланган һәм сәяси эшчәнлек белән шөгыльләнгән теләсә кайсы хөкүмәттән тыш оешма чит ил агенты буларак теркәлергә тиеш.
XS
SM
MD
LG