Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кыргызстанда үсмернең ваба авыруыннан үлүен расладылар


Кыргызстан сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итүенчә, 22 август көнне 15 яшьлек үсмер температурасы күтәрелгәнгә һәм лимфатик бизләре ялкынсынганга район хастаханәсенә мөрәҗәгать иткән. Аны берничә сәгатьтән ваба билгеләре булганга өлкә хастаханәсендәге реанимация бүлегенә күчергәннәр. Кичкә үсмер вафат була.

Беренчел мәгълүматларга күрә, бу үсмер таудагы көтүлектә байбак ите ашаган. Әлеге гадәттән тыш хәл килеп чыкканга, эпидемиягә каршы чаралар күрү өчен, Кыргызстанның Эссе-Күл өлкәсенә берничә төркем табиплар җибәрелгән. Үсмер белән 102 кешенең элемтәдә булганлыгы әйтелә.
XS
SM
MD
LG