Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан президенты Таиландның Русиядәге илчесе белән очрашты


Итти Дитбанчонг (с) һәм Рөстәм Миңнеханов
Итти Дитбанчонг (с) һәм Рөстәм Миңнеханов
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Казанга килгән Таиланд илчесе Итти Дитбанчонг белән очрашты. Дитбанчонгның илче буларак Русия төбәкләренә бу беренче сәфәре иде.

Миңнеханов илчегә Татарстанның икътисади һәм инвестицияләр кертү мөмкинлекләре турында сөйләде, “Алабуга” икътисад бүлгесе һәм төзеләчәк Иннополис белән таныштырды, дип белдерә президент матбугат хезмәте.

Миңнеханов фикеренчә, хәләл тавар җитештерүдә Таиланд һәм Татарстан уртак фикергә килә ала.

Дитбанчонг, үз чиратында, “сезнең йөк машиналары һәм боралакларны Таиландка китерү һәм бу сәфәрем вакытында икътисади хезмәттәшлекнең башка мөмкинлекләре турында да сөйләшербез” диде.

Илче республика җитәкчелегенә Таиландның туристлык һәм хәләл тавар җитештерүдә тәҗрибәләре белән танышырга тәкъдим итте.
XS
SM
MD
LG