Accessibility links

Кайнар хәбәр

ТНВ “Ак барс” уеннарын сентябрьдә туры эфирда күрсәтә, татарча түгел


“Татарстан-Яңа гасыр” каналы сентябрь аенда КХЛның даими чемпионатында “Ак барс” уеннарының барсын да туры эфирда күрсәтәчәк, барлыгы 11 уен планлаштырылган, дип язып чыкты "БИЗНЕС Online".

ТНВ генераль директоры урынбасары, програмнар директоры Зөфәр Закиров Азатлык радиосына “барсын да күрсәтергә тырышачакбыз, әмма барсы да булмаска да мөмкин”, дип белдерде.

Закиров сүзләренчә, канал “Ак барс” уеннарын күрсәтеп барырга тырыша һәм уенга аңлатмалар рус телендә бирелә. “Безнең күпчелек тамашачылар рус телле, әгәр без татар телендә комментар белән тапшырсак, аларны югалтачакбыз. Татарча яхшы белгән комментаторларны табу да авыр”, ди Закиров.

6 сентябрьдә “Ак барс” Түбән Камада “Нефтехимик” белән уйнаячак.
XS
SM
MD
LG