Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Азатлык" һәм ТИҮ бәйсезлек көнендә пикетка чыга


Татар иҗтимагый оешмалары офисларын сатуга куйганга протест белдерә
Татар иҗтимагый оешмалары офисларын сатуга куйганга протест белдерә
Татар иҗтимагый үзәге һәм “Азатлык” татар яшьләр берлеге 30 августта - Татарстан бәйсезлеге көнендә пикетка чыга. Пикет Бауман урамы башында сәгать янында көндезге бердә башланачак, дип белдерде ТИҮ рәисе Галишан Нуриәхмәт.

Аның сүзләренчә, бу чарада егермеләп кеше катнашчак, татар һәм рус телләрендә Татарстан суверенитеты турындагы декларацияне күтәреп торачаклар. “Бу декларация мәңгелек һәм ул үтәлергә тиеш”, ди Нуриәхмәт.

“Азатлык” җитәкчесе Наил Нәбиуллин пикетта Чуашстаннан килгән яшьләрнең дә катнашачагын белдерә. Аның сүзләренчә, Чуашстанда яңа яшьләр оешмасын төзү эшләре бара. Чуаш яшьләре Казанга тәҗрибә тупларга килгән. “Чуаш яшьләре оешмасы “Азатлык” рухында булачак, алар чуаш халкының милли мәнфәгатьләре канәгатьләнсен өчен көрәшәчәк”, дип белдерде Нәбиуллин.
XS
SM
MD
LG