Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кол Шәриф мәчете “Русия 10” бәйгесендә беренче унлыкта


Кол Шәриф мәчете
Кол Шәриф мәчете
Бүген “Русия 10” бәйгесенең икенче баскыч нәтиҗәләре игълан ителде. 1 миллион 595 мең тавыш җыеп Кол Шәриф мәчете тугызынчы урынны алды.

Коломенски кремле икенче баскычта беренче булды. Аңа 38 миллион 600 мең кеше тавыш биргән. Аннан соң 38 миллион 400 мең тавыш белән “Чечня йөрәге” мәчете килә. Пензадагы “Легенда” сыннар паркы – өченче.

Бәйгенең өченче баскычы 1 сентябрьдә башлана. Интенет һәм смс аша тавыш биреп русияләр илнең туристлык өчен әһәмиятле 10 символын сайлый.
XS
SM
MD
LG