Accessibility links

Кайнар хәбәр

Илдус Садыйк: "Түрәләр суверенитет сүзеннән курка"


"Түрәләр суверенитет сүзеннән курка"
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:02:09 0:00

"Түрәләр суверенитет сүзеннән курка"

Татарстан суверенитеты көнендә бәйрәм тамашаларын карарга чыккан Илдус Садыйк быелгы чараларны башка еллардагылардан сүлпәнрәк дип бәяләде. Еллар узган саен бу бәйрәмдә сәяси төсмер югала бара, ди ул.

"Быелгы бәйрәм тамашаларына халык аз җыелды. Аннан ел саен бер үк төрле сценарий куела. Бу халыкны туйдыра. Минемчә, бу зур бәйрәм булырга тиеш. Монда татарның рухы булырга тиеш. Әмма ул рух юк хәзер. Татар бу бәйрәмдә үзен дәүләтчелек өчен көрәшүче итеп күрсәтергә тиеш. Бу элементларның берсе дә юк", ди Илдус Садыйк.

Ул 30 август Татарстан мөстәкыйльлеге көнендә республика җитәкчеләреннән суверенитет декларациясенең нинди формада кабул ителүе турында сөйләүләрен ишетергә теләве турында әйтә.

"Кызганыч, бу бәйрәмдә Татарстан җитәкчелеге Тукай бүләге лауреатларын гына бүләкләделәр дә, шуның белән аларның чыгышы бетте. Ә сәяси мохит күренмәде. Бу турыда сүзләр булмады. Җитәкчеләр нигәдер бу турыда сөйләүдән, суверенитет дигән сүзләр әйтүдән курыкты. Минемчә бу курку Мәскәүдән килә. Ни әйтсәң дә, "бердәнбер һәм бүленмәс" дип кычкыралар. Ә моның белән үзләрен харап иткәннәрен белмиләр. Минемчә, һәрбер халык үзенчә, үз ритмында яшәргә тиеш. Русча әйткәндә, "Дай свободу другим, и ты его обретешь сам" дигән бер мәкаль бар. Әлеге борынгы мәкальне безнең җитәкчеләр, сәясәтчеләр белсеннәр иде. Үзең ирекле булсаң башкаларга да ирек була, башкаларга ирек бирсәң үзең дә ирекле буласың. Русия исә шушыны әле дә булса аңлый алмый", ди Илдус Садыйк.
XS
SM
MD
LG