Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гарәп дәүләтләре лигасы: Әсад режимына “җәза бирү” кирәк


Гарәп дәүләтләре лигасы вәкилләренең Каһирәдәге утырышы
Гарәп дәүләтләре лигасы вәкилләренең Каһирәдәге утырышы
Гарәп дәүләтләре лигасы Сүрия хакимиятләрен 21 августта химик корал кулланып 1400 кешенең үлеменә китерүдә гаепләгән халыкара тырышлыкка теләктәшлек белдерде.

Каһирәдә үткән лига утырышында кабул ителгән резолюциядә 21 август көнне булган фаҗига өчен Сүрия режимы гаепле дип белдерелә. Әлеге документта химик хөҗүмгә катнашы булганнарның барсын да ачыкларга һәм аларны халыкара мәхкәмәгә бирергә диелә.

АКШ президенты Барак Обама Сүриягә каршы хәрби операция үткәрү кирәклеген әйтте, әмма АКШ Конгрессы бу гамәлне хупламый торып фәрман бирелмәячәген белдерде.

Конгрессның ике пулаты да җәйге яллардан соң беренче эш көнендә үк 9 сентябрьдә Сүрия мәсьәләсен тикшерәчәк.

Якшәмбе көнне АКШ Дәүләт секретаре Джон Керри Сүрия хөкүмәте гаскәрләренең нервларны параличлаучы зарин матдәсе кулланнганлыкка дәлилләр барлыгын белдерде.
XS
SM
MD
LG