Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Сүриядә химик корал куллану дәлилләренә шикләнә


Сергей Лавров
Сергей Лавров
Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров, АКШның Сүриядә президент Бәшәр Әсад режимының химик корал куллануы дәлилләре Мәскәүне ышандырмады, дип белдерде. Ул бүген бу хакта Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институты студентлары алдында чыгыш ясаганда әйтте.

Лавров сүзләренчә, АКШ, Британия һәм Франциянең дәлилләре җитди шик тудыра.

31 август көнне АКШ президенты Барак Обама Бәшәр Әсад режимының 21 августта Димәшк тирәсендә 1400 кешенең үлеменә китергән химик корал куллануына инанганын белдергән иде. Шул ук көнне Русия президенты Владимир Путин бу дәлилләрне БМОга тапшырырга кушты.
XS
SM
MD
LG