Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМО: Сүрия качаклары саны ике миллионнан артты


Гыйракта Сүрия качакларының чатырлар шәһәрчеге
Гыйракта Сүрия качакларының чатырлар шәһәрчеге
Сүриядә ватандашлар сугышы башланганнан бирле илдән китүчеләр саны ике миллионнан артты. Бу хакта БМОның качаклар бүлеге белдерде. Соңгы 12 ай эчендә качаклар саны 10 тапкыр арткан. Качаклар бүлеге вәкиле Антониу Гутьериш: “Сүрия гасырның иң зур фаҗигасенә әйләнде”, дип белдерде.

БМО мәгълүматларына күрә, һәр көн саен биш меңгә якын сүрияле күрше илләргә чыга. Сүриянең үз эчендә башка урынга күченүчеләр саны дүрт миллионнан артты.

Чәршәмбе көнне Женевада БМО вәкилләре Гыйрак, Үрдүн, Лүбнән һәм Төркия министрлары белән очрашыр дип көтелә. Сүрияләр күпчелек бу илләргә китә. Бу очрашуда качакларга халыкара ярдәмне арттыру юллары турында сөйләшәчәкләр.
XS
SM
MD
LG