Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Азан" радиосы сынау рәвешендә эшли башлады


Татарстан диния идарәсе хәбәр итүенчә, чәршәмбедән интернетта "Азан" радиосы эшли башлады. Тапшырулар әлегә сынау рәвешендә алып барыла.

Тапшырулар татар һәм рус телләрендә барачак, шәригать нигезендә оештырылачак. "Азан"да Коръән укылачак, күренекле дин әһелләренең вәгазьләре, нәшидләр тәкъдим ителәчәк.

Радионы islam-today.ru сайтында тыңлап була.
XS
SM
MD
LG