Accessibility links

Кайнар хәбәр

Обама: Сүриядәге хәлләргә дөнья битараф булырга тиеш түгел


Барак Обама
Барак Обама
АКШ президенты Барак Обама Стокһольмдә чыгыш ясап, Сүриядә химик корал куллануга дөнья җәмәгатьчелеге читтә кала алмый, дип белдерде.

Швеция премьер-министры Фредерик Рейнфельд белән очрашудан соң Обама Сүриядәге хәлләрне "вәхшилек" дип атады. Обама сүзләренчә, йөзләрчә кешенең үлеменә китергән химик корал куллануга чаралар күрмәү киләчәктә мондый һөҗүмнең мөмкинлеген арттыра.

Обама Сүрия оппозициясенең мондый корал куллануга техник мөмкинлекләре юк дип саный, Кушма Штатлар күзләвенең ракеталарның Бәшәр Әсад гаскәрләре контролендәге урыннан җибәрелүен ачыклавын әйтә.
XS
SM
MD
LG