Accessibility links

Кайнар хәбәр

Айрат Фәррахов Русия сәламәтлек саклау министры урынбасары итеп билгеләнде


Айрат Фәррахов
Айрат Фәррахов
Русия хөкүмәте башлыгы Дмитрий Медведев имзалаган карар нигезендә, Татарстан сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов Русия сәламәтлек саклау министры урынбасары итеп билгеләнде.

Министрлыкның матбугат хезмәте Фәрраховның әлегә Казанда икәнен белдерә, аның вазыйфаларын вакытлыча Татарстан сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Гадел Вафин башкарачак.

Айрат Фәррахов Татарстаннан Мәскәүгә киткән беренче министр түгел. Русия элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров 2012 нче елның маена кадәр Татарстанның мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры булып эшләгән иде.

Никифоровка кадәр Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Хөснуллинны Мәскәүгә алдылар. Башта ул Мәскәү хөкүмәтендә шәһәр төзелеше департаментын җитәкләсә, бүген мэрның шәһәр төзелеше сәясәте урынбасары.

2010 нчы елда Татарстаннан яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министы Марат Бариев Мәскәүгә китте. Ул Русия Олимпия комитетының генераль секретаре итеп куелды.
XS
SM
MD
LG