Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөселман киносы фестивалендә Нуриевны искә алдылар


Нуриев иҗатын чагылдырган документаль фильмны карау
Нуриев иҗатын чагылдырган документаль фильмны карау

5 сентябрь Казанда IX Халыкара мөселман киносы фестивале ачылды. Фестиваль кысаларында чаралар берничә көн алдан башланды. Алар арасында дөньякүләм танылган биюче Рудольф Нуриевка багышланганнары шактый. Бөек шәхеснең тууына 75, дөньядан китүенә 20 ел тулуны Татарстанда киң җәмәгатьчелек катнашырлык итеп, халыкара фестиваль вакытында билгеләп үтәләр.

4 сентябрьдә Казан консерваториясы бинасында “Рудольф Нуриев. Вакыт җепләре” дип аталган проект тәкъдим ителде. Очрашуда биюченең яшьлек дусты Тамара Закаржевская, Мария театры балеринасы Эльмира Баһаутдинова һәм башка кунаклар катнашты. Алар шушы кичә өчен махсус Петербурдан килгәннәр.

Иң беренче итеп Рудольф Нуриев иҗатын чагылдырган документаль фильм каралды. Мария театрыннан бүләк итеп Эльмира Баһаутдинова рус биюен башкарды. Татар кызы татар егетенә Татарстан башкаласында рус кызы турында бию багышлады. Бу бүләкнең яшерен мәгънәсе дә булгандыр, билгеле, ул кунаклар өчен сер булып калды.

Татар булу Нуриевка укырга керергә ярдәм иткән

Нуриев биографиясенең иң драматик ноктасы, тормыш юлының кискен борылышы – аның атаклы "Көнбатышка сикереш" ясавы. Бу адымның нигезендә, әлбәттә, биюченең ирек сөюче холыкка ия булуы ята. Нуриев бервакытта да үз язмышы белән кемдер идарә итүен теләмәгән, азатлык, ирек – аның өчен тормышта иң мөһим шарт булып торган.

Читтә яшәсә дә, милләте турында сораганда еш кына: "Минем милләтем – балет" дип җавап бирсә дә, Рудольф Нуриевның тормышы татарлык белән һәрвакыт бәйле булды. Менә аның иҗат юлы башы белән бәйле бер факт. Яше чыгу сәбәпле, егетне хореография училищесына алмаска тырышалар. Тик аның милли кадр булуы һәм атасының хәрби кеше булуы аркасында гына бию турында хыялланган егеткә бәхет елмая.

Нуриевның Закаржевскаяга язган хаты
Нуриевның Закаржевскаяга язган хаты
Петербурдагы Музыка һәм театр сәнгате музееның төп саклаучысы Власова атлы ханым кунакларга Нуриевның фотографияләрен һәм кайбер шәхси әйберләрен күрсәтте. Фотосурәтләр биюченең Петербурда узган биш елын чагылдыра. Кунаклар шулай ук Нуриевның ефәк яулыгын күрә алды. Иң кадерле ядкәр – Нуриевның кайчандыр Тамара Закаржевскаяга язган хаты. Бу хат биюченең бүгенге көндә сакланып калган бердәнбер хаты булып тора. Бу әйберләр барысы да 6 сентябрь көнне "Родина" кинотеатрында Рудольф Нуриевка багышлап оештырылган күргәзмәгә куелачак.

Әлеге хатның сакланып калу тарихы кызыклы. Нуриев чит илгә качканнан соң, Тамараның әтисе, Сталин төрмәләрен узган кеше буларак, Нуриев белән бәйле булган бар әйберләрне утка яккан. Тик бер хат кына очраклы рәвештә китап битләре арасында яшеренеп калган.

Комсомолец Нуриев "эше"

Нуриев үз истәлекләрендә туган җирен, Ватанын, дусларын-якыннарын бик сагынуы турында яза. Афтобиографик китабында мондый юллар бар: "Сөйкемле студент кыз Тамара, ул миңа бик ошый иде, бәлки мин аны яратканмындыр да".

Менә шул кыз Тамара күпме еллар узганнан соң Нуриевка багышланган кичәдә катнашты һәм шулай ук үз истәлекләре белән уртаклашты.

Тамара Закаржевская
Тамара Закаржевская
"Аның турында язылганнарның бик күп өлеше ялган. Бигрәк тә Көнбатыш басмаларында Рудольфны ниндидер коточкыч кеше итеп күрсәтәләр, чәчләр үрә торырлык. Кызганычка каршы, аның иҗатына игътибар итүчеләр бик аз. Хәтта менә хәзер караган фильмда да төгәлсезлекләр бар. Мәсәлән, ул училищены 1957 елда түгел, 1958 елда тәмамлады, ә театрга 1958 елда эшкә керде, ул өч ел укыды".

"Петербурда өч ел укуы эчендә ул пианинода уйнарга өйрәнде, инглиз телен үзләштерде. Болар барысы да аның акылы, иҗади сәләте турында сөйли. Уйлап кына карагыз, Вена операсында тамашачы аны сәхнәдән җибәрмичә торды, сәхнә пәрдәсен 89 кабат күтәрергә мәҗбүр булдылар! Ул чит илдә калганнан соң, без озак вакыт аның язмышы турында белми тордык. Төрле хәбәрләр йөрде, имеш, аны тотканнар, аякларын сындырганнар, җүләрләр йортына салганнар, безгә аны Мәскәү хастаханәләренең берсеннән эзләгез дип әйттеләр."

Тамара ханым әйтүенчә, борчылырлык сәбәпләр чыннан да була. Советлар берлеге дәүләт куркынычсызлыгы хезмәтенең "хыянәтче"не автомобиль бәрелеше оештырып юк итүе яисә аякларын сындыруы турында әмере була.

Нуриев Закаржевская белән (Закаржевскаяның шәхси фотосы)
Нуриев Закаржевская белән (Закаржевскаяның шәхси фотосы)
"Бервакыт француз газетасы килеп иреште һәм ул безгә яхшы хәбәр китерде. Анда "Биюче Нуриевны Елисей кырларында коммунистлар сәхнәдән сызгырып кудылар" дип язылган иде. Без хәтта шундый хәбәргә дә шатландык, чөнки беренчедән, аның исән-сау икәнлеген аңладык, икенчедән, аның биегәнен белдек, һәм бу безнең өчен иң мөһиме иде. Буйсынмас холкы аркасында училищеда күп проблемнарга юлыга иде ул. Бервакыт хәтта "Комсомолец Нуриев эше" тикшерелә торган партия җыелышына да чакырдылар. Нуриев шаукымы миңа да кагылды – аның белән аралашканым өчен, хыянәтчелеген күреп алмаганым өчен мине университетттан кудылар. Имеш, миңа балалар укытырга ярамый, чөнки озак вакытлар минем янда илне саткан хыянәтче булды һәм мин моны алдан ук күреп ала алмаганмын", дип искә төшерә Тамара Закаржевская.

"Нинди башкорт, татар мин!"

Очрашу вакытында Нуриевның милләте турында бәхәсләшеп тә алдылар. Залдан "Башкортлар аны үзләренеке дип саный" дигән реплика яңгырады. Моңа Закаржевская "Башкортлар теләсә нәрсә әйтә ала" дип җавап кайтарды.

"Ул үзен татар дип атады, - ди Закаржевская. – Башкорт дип әйтсәләр, бик үпкәли иде. Бервакыт, мин барында, аның Уфадан икәнен ишетеп, "Сез башкортмы?" диеп сорадылар. Нуриев кызып китеп: "Нинди башкорт? Мин татар!" дип җавап кайтарды.

"Әлбәттә ул татар иде, – дип билгеләп үтте кичәне алып баручы. – Ул чәйне мәтрүшкәләп эчә иде, кайсы илгә барса да шәрык тукымалары сатып алды, келәмнәр ярата иде, хәтта аның кабере дә таштан эшләнгән бизәкле келәм белән капланган".

Нуриев спектакльләреннән өзекләр карау
Нуриев спектакльләреннән өзекләр карау
Чара Нуриев спектакльләреннән өзекләр карау белән тәмамланды, алар арасында аның үзе куйган спектакльләр дә бар иде.

Консерватория китапханәсенә Нуриев хакында китаплар тапшырылды, шул исәптән Франциядә дөнья күргәннәре дә. Фотосурәтләр, алда искә алынган хатның күчермәсе шулай ук китапханәдә сакланачак.

* * *
Фестиваль вакытында Рудольф Нуриевның тууына 75, үлеменә 20 ел тулуга багышланган берничә чара узачак.

  • 5 сентябрь 14.00 сәгатьтә – "Рудольф Нуриев. Ватан белән хушлашу" документаль фильмы ("Родина" кинотеатры)
  • 6 сентябрь 16.40 – "Рудольф Нуреев. Мятежный демон" ("Родина" кинотеатры)
  • 6 сентябрь – күргәзмә – Нуриевның шәхси әйберләре, фотографияләре экспозициясе ("Родина" кинотеатры фойесы)
  • 6 сентябрь 19.00 – "Рудольф Нуреев. Нити времени" проекты (Халыклар дуслыгы йорты)
  • 7 сентябрь көнне дөньяның төрле почмакларыннан фестивальга килгән иҗади төркем Нуриевның әнисе туып-үскән Әлки районындагы авылга сәяхәт кылачак.
XS
SM
MD
LG