Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фестиваль көндәлеге

5-11 сентябрь көннәрендә Казанда IX халыкара мөселман киносы фестивале уза. Азатлык бу вакыйганың иң кызыклы мизгелләрен көндәлеккә теркәп бара.

"Хайтарма"дан әле дә "айный" алмыйм. "Хайтарма" тәмамлангач, тамашачы дәррәү басып, унбиш-егерме минутлап кул чабып торды. Жюри бәйгегә кертмәсә дә, бу хәл фильмның жинүе иде. Безгә кырым татарларыннан үрнәк алырга кирәк. Күкрәк киереп мактанырга яратсак та, безнең андый тарихи фильмыбыз юк. Бәлки бу фильм безне дә кузгатып җибәрер.
--Алсу Хәсәнова

"Хайтарма" кинофильмы турында уйланып утырам. Кырымтатарлар бүген дә ике яктан да басым астында яши. Украина да артык баш күтәрергә ирек бирми, кырымдагы урыслар да татарларны яратмый... Кырым татарларына бары тик үз көченә генә ышанырга кала. Дөрес эшләгәннәр, үз шәхси акчаларына тотканнар да үз тарихлары турында фильм төшергәннәр. Күрсәтелгән тарихта кала ул, үз сүзләрен әйтеп өлгергәннәр.
--Римма Бикмөхәммәтова

"Хайтарма" кеше күп булганга бер юлы ике залда күрсәтелде. Шыгрым тулы заллар, күз яшьләре... Кырымтатарларга афәрин! Бу фильм Русия хөкүмәтенең чын йөзен ача. Улларын сугышка җибәргән аналар, өлкәннәр сугыш бетүен, улларының кайтуын көтә. 18 майда илдән сөрелү хәбәрен алган кырымтатарлар телсез кала... Кырымтатарлар яклаган хөкүмәт аларны иң авыр язмышка дучар итә.
--Раил Өметбаев
Фестиваль кунагы һәм шулай ук әнисе кырымтатар булганга "Хайтарма"га теләктәшлек күрсәтергә килгән Төркиянең күренекле актрисасы Айдан Шенер бу фильмны караганга кадәр кырымтарларның ачы язмышын да, тарихын да белмәгәнлеген әйтте. Татарлар тарихы турында да күбрәк фильмнар төшерелсен иде.
--Гөлназ Бәдретдин

"Хайтарма" тәмам, әмма халык хисләрдән аерыла алмый. Казан да бу әсәрне кырымтатарлар кебек үз йөрәге аша үткәреп, күз яшьләре белән тетрәнеп карады. Инде чара беткәч тә кешеләр өйләренә кайтып китмәде. Алар режиссер һәм баш геройны сырып алып күпләгән сораулар яудырды. "Хайтарма"ны бәйгегә алсалар ул һичшиксез җиңүчеләр исемлегендә булыр иде.--Тәбриз Яруллин
“Хайтарма” башланганчы бу фильмны төшергән канал директоры, әсәрнең режиссеры һәм баш рольне башкаручы тамашачыларга туганнарча җылы сәлам белән чыгыш ясады. Фильм бик матур төшерелгән, татар телен ишетү рәхәт, титралар да кирәкми. Әле башланган гына булса да күңелне нечкәрткән урыннар бик күп.
--Тәбриз Яруллин
“Хайтарма”ны карарга кеше агылды гына. Халыкның күпчелеге милли җанлылар, диндарлар һәм яшьләр иде. Рабит Батулла, Рәшит Әхмәтовны да күрдем. Камал артистлары да килде. Яулыклы кызлар да хәйран гына. –Тәбриз Яруллин
Кырымтатарларның илләреннән сөрелүләрен - ачы язмышларын тасвирлаган "Хайтарма" фильмын карарга тамашачы ике сәгать алдан ук килеп басты. Аларның күпчелеге өлкәннәр. Бу фильм "Родина" кинотеатрында Казан вакыты белән 17 сәгать 20 минутта башлана.
--Гөлназ Бәдретдин

дәвам

XS
SM
MD
LG