Accessibility links

Кайнар хәбәр

Эчке эшләр министрлыгы “Дождь” сайтын ябу таләбе куюны кире кага


Русия эчке эшләр министрлыгы “Дождь” телеканалы сайтын ябу турында таләп куюны кире кага.

Башта Русия эчке эшләр министрлыгы Ru-Center доменнар теркәү үзәгенә “Дождь” телеканалы сайтын (tvrain.ru) ябу таләбе куйган, дип хәбәр ителгән иде. “Лента.ру”га бу хакта полициядәге чыганак белдергән. Ул нәфрәт һәм дошманлык тудыру маддәсе нигезендә бу таләпнең җибәрелгәнлеген әйткән. Кайсы язма өчен сайтны ябу таләбе куелганлыгы хәбәр ителми.

“Дождь” генераль директоры Наталья Синдеева бу таләп турында ишетмәгән. Аның сүзләренчә, менә өченче көн инде “Дождь” хакерлар һөҗүменә дучар.
XS
SM
MD
LG