Accessibility links

Кайнар хәбәр

Петрозаводскида сайлауда “Яблока”дан Галина Ширшина җиңде


Карелия өлкәсенең Петрозаводски шәһәре башлыгын сайлауда “Яблоко” фиркасеннән Галина Ширшина җиңде. Ул “Бердәм Русия” вәкиле, моңа кадәр шәһәр башлыгы булып эшләгән Николай Левинга караганда 13%ка күбрәк тавыш җыйды. Левинга Карелия губернаторы Александр Худилайнен да теләктәшлек күрсәткән булган.

Ширшинага 34 яшь, ул Петрозаводски шәһәрендә яши, “Яблоко” фиркасенең сәяси шура әгъзасы, эшмәкәр Василий Поповның “Губерния” нәшрият йортының директоры булып эшли.

Петрозаводскида сайлау алдыннан җәнҗал булды. “Яблоко”дан намзәт Эмилия Слабунованы сайлауда катнашудан алдылар. Шуннан соң Слабунова Ширшинаның сайлау алды кампаниясенә кушылды.
XS
SM
MD
LG