Accessibility links

Кайнар хәбәр

Обама АКШ халкына Сүриягә һөҗүм кирәклеген дәлилләргә җыена


Барак Обама
Барак Обама
Бүген АКШ президенты Барак Обама ил халкына мөрәҗәгать белән чыгачак. Ул сугышка каршы американнарны Сүриягә чикләнгән һөҗүмнең Кушма Штатларның киләчәк иминлеген ныгыту өчен кирәклеген дәлилләргә җыена.

Дүшәмбе иртәсендә Кушма Штаталарның төрле телеканалларына әңгәмәдә Обама үз халкына химик корал кулланган Сүрия президенты Бәшәр Әсадны “җавапка тарту” кирәклегенә дәлилләр китерәчәк. Әсад әле күптән түгел генә булган интервьюда химик корал куллануны кире каккан иде.

Конгрессның республиканнар контролендәге Вәкилләр пулатында үткәрелгән сораштыру нәтиҗәләренә күрә, 435 вәкилнең 218-е Сүриягә көч куллануга каршы.
XS
SM
MD
LG