Accessibility links

“Чечня йөрәге” мәчете һәм Коломна кремле “Русия10” бәйгесендә җиңде


“Чечня йөрәге” мәчете
“Чечня йөрәге” мәчете
Бу бәйгене оештыручылар бәйге тәмамланганчы “Чечня йөрәге” мәчете һәм Коломна кремленең җиңүен игълан итте. Бу хакта алар бәйге сайтына язып чыкты.

“Ярымфиналда бу ике корылма өчен бирелгән тавышлар саны башкаларныкы белән чагыштырганда дистә тапкыр артык булганга, оештыручылар аларның җиңгәнен танырга кирәк дип саный”, диелә сайтта.

Соңгы турда тавыш бирү нәтиҗәләре белән Русиянең тагын сигез символы билгеләнәчәк.

Икенче тур нәтиҗәләренә күрә, Коломна кремле беренчелекне, ә “Чечня йөрәге” икенче урынны алган иде. Шуннан соң Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров, бәйгенең икенче туры нәтиҗәләре бирелгән тавышлар санына туры килми дип, мәчетне бу бәйгедән алачагын белдерде.

Икенче турда 1 миллион 595 мең тавыш җыеп Кол Шәриф мәчете тугызынчы урынны алган иде.
XS
SM
MD
LG