Accessibility links

Кайнар хәбәр

Финляндиядәге татар кызы The Voice Kids бәйгесендә инглизчә җыр башкарды


Ширин Низаметдин The Voice Kids бәйгесендә
Ширин Низаметдин The Voice Kids бәйгесендә

Финляндиядәге The Voice Kids бәйгесендә татар кызы Ширин Низаметдин финалга үтә алган. Бу көннәрдә әлеге җыр бәйгесе Финляндия телевидениесендә күрсәтелә.

Финляндиядә яшәүче Раиф һәм Эльвира Низаметдиннарның тугыз яшьлек кызы Ширин The Voice Kids бәйгесендә финалга үтә алган. Барлыгы сайлау турында 1500 бала катнашкан. Финалга шуның йөзен сайлап алганнар. Алар арасында Ширин да булган. Аның бу бәйгедә катнашуы турында әтисе Раиф Низаметдин белән сөйләштек.

Раиф, әлеге бәйгедә катнашу Ширинның үз теләге идеме, яисә сез киңәш иттегезме?

Ширин Низаметдин
Ширин Низаметдин
– Ширин музыка мәктәбенә йөри һәм скрипкада уйнарга өйрәнә. Шунда мәктәптә дусларыннан әлеге бәйге турында ишеткән һәм безгә кайтып анда катнашачагын әйтте. The Voice Kids ул дөньякүләм форматтагы бәйге. Анда 8-14 яшьтәгеләр катнаша. Ширинга тугыз яшь. Ул апрель-май айларында оештырылган сайлау турларыннан үтеп финалга узды. Финал телевидениегә җәй көнне төшерелде, әмма аны әле тамашачыларга бу көннәрдә генә күрсәтәләр. Кызганычка, Ширин финалның беренче турыннан үтә алмады. Бәйге тәртипләре нигезендә хакимнәр (жюри) җырчының тавышын яратса, урындыкларын әйләндерергә тиеш, Ширин очрагында алар әйләндермәде. Алдагы көнне генә әле аны телевизордан карап утырдык. Ширин бик яхшы чыгыш ясады. Ни өчен ул беренче турдан уза алмагандыр – белмим.

Анда күпчелектә 11-14 яшьлекләр катнашты. Олырак яшьтәге балаларның тавышы да көчлерәк була. Бәлкем шул сәбәп булгандыр. Ширин катнашучылар арасында иң кечкенәләрдән иде.

Ширин бәйгедә нинди җыр башкарды?

– Ул Hey Soul Sister җырын җырлады. Анда җырлар исемлеген бирәләр һәм шулар арасыннан сайлап алырга кирәк.

Җырлар нинди телдә?

– Җырлар фин һәм инглиз телендә иде. Ул Финляндия ватандашларына нигезләнгән бәйге.

Димәк татарча җырлап булмый иде...

– Юк, теләсәк тә “Галиябануны” җырлау мөмкинлеге юк иде (көлә).

Бәйгедә Шириннан тыш тагын башка милләт балалары бар идеме?

Ширин Низаметдин
Ширин Низаметдин
90% - финнар. Тагын Финляндиядә яшәүче башка халыклар булгалады. Вьетнам баласы, мисал өчен. Шведларны мин инде әйтеп тә тормыйм, алар монда күпләп яши. Бәйгедә нинди милләттән булуыңа караучы юк. Ул Финляндия ватандашлары өчен уздырыла.

Бәйгедә җиңүчегә нәрсә каралган.

– Альбом яздыру өчен килешү төзелгәнен беләм. Калганы билгесез.

Ширин үзе беренче турдан төшеп калгач борчылмадымы?

– Ул үзенә бик нык ышанды. Сәхнәгә чыгу батырчылык таләп итә. Ул бөтен бәйгене җиңеп чыгачак дип ышанды. Сәхнәдән төшкәч бераз борчылды, әмма балалар бит озак борчылмый. Бәйгегә әзерләгәндә, яздырганда мәшәкатьләр күбрәк булды. Шулай да ул бик яхшы чыгыш ясады. Шуңа аның ни өчен төшеп калганын аңлавы да авыр. Ярый бу жюри вәкилләренең эше.
XS
SM
MD
LG