Accessibility links

Кайнар хәбәр

КАМАЗ башлыгы Сергей Когогин Беларуска барудан баш тарта


Сергей Когогин
Сергей Когогин
КАМАЗ генераль директоры Сергей Когогин, “Уралкалий” тирәсендә туган вәзгыятькә күрә, Беларуска КАМАЗ һәм МАЗны кушу сөйләшүләренә бармаячак. Бу хакта Когогин Comtrans күргәзмәсе вакытында белдерде.

Август ахырында Минскига килгәч “Уралкалий” генераль директоры Владислав Баумгертнер тоткарланды. Аннан соң бу ширкәтнең төп акционеры Сөләйман Керимовның халыкара эзләүдә икәнлеге белдерелде. Беларуста аларның икесенә дә хакимият эшләрендә һәм вазифалары кысаларыннан чыгу маддәсендә ун елга төрмәгә ябылу яный.

КАМАЗ һәм МАЗны кушу сөйләшүләре берничә ел дәвам итә. Башта хиссәләрне алмашу тәкъдим ителгән иде, әмма Беларус ягы моның белән килешмәде. Хәзер исә КАМАЗ һәм МАЗ нигезендә “Росбелавто” холдингын төзү юллары тикшерелә. Русиянең Беларустагы илчесе Алексндр Суриков сүзләренчә, бу холдинг быел көз төзеләчәк.
XS
SM
MD
LG