Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан президенты Екатеринбурдагы АКШ консулы белән очрашты


Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов Кушма Штатларның Екатеринбурдагы консуллыгы җитәкчесе Отто Ханс Ван Маерссен белән очрашты.

Баш консул Уфага АКШның бизнес вәкилләре белән килде. Очрашуда бизнестагы хезмәттәшлек турында сүз булды, дип хәбәр итә “Башинформ”.

“Мин сезнең Кушма Штатларга сәфәрегез белән тәэсирләндем, анда сез беркадәр американ ширкәтләрен Башкортстанга җәлеп итә алдыгыз. Аларның сезнең республикага килергә һәм хезмәттәшлек башларга теләк белдерүе Башкортстанның инвестицияләр кертергә кулай, сәяси тотрыклы урын икәнен күрсәтә”, диде Маерссен.

Хәмитов үз чыгышы вакытында, республикада АКШтагы кебек яхшы юллар төзергә теләүләрен, моның өчен яңа технологияләр һәм җиһазлар юклыгын белдерде. Хәмитов бу тармакта американнар белән кайбер проектларның тормышка аша башлаганын да әйтте.

Президент сүзләренчә, арзанлы торак төзү, руда калдыкларын эшкәртү өчен дә Кушма Штатлардагы ширкәтләр белән уртак проектлар эшләргә җыеналар.
XS
SM
MD
LG