Accessibility links

Кайнар хәбәр

Үзбәкстан мәктәпләрендә урыс теле урынын инглиз теле ала


Хәзер Үзбәкстанда балаларга кечкенәдән үк инглиз телен өйрәтүгә өстенлек бирелә
Хәзер Үзбәкстанда балаларга кечкенәдән үк инглиз телен өйрәтүгә өстенлек бирелә

Быелгы уку елыннан Үзбәкстанда урыс теле урынына беренче сыйныфтан инглиз теле укытыла. Югары уку йортларының кайберләрендә дә өстенлек инглиз теленә биреләчәк.

Үзбәкстанның барлык мәктәпләрендә нинди генә фән булуына карамастан, укытучылар сыйныфка кергәч укучыларны "Welcome, сhildren" дип сәламнәргә тиеш. Үзбәкстан президенты Ислам Кәримов фәрманы нигезендә, хәзер балаларга кечкенәдән үк инглиз телен өйрәтүгә өстенлек биреләчәк.

Мисал өчен, быелдан мәктәпләрдә берече сыйныфтан элекке кебек урыс теле түгел, ә инглиз теле укытыла. Урыс теле исә икенче сыйныфтан гына керә башлый. Моннан тыш, киләчктә югары уку йортларына кабул итү тестларына чит телләр өстәләчәк.

Инглиз телендә белем бирүче укытучыларга да хезмәт хаклары авылда 30% өстәп түләнәчәк, шәһәрдә бу 15% булачак.

Ташкенттагы инглиз телен укытучы сүзләренчә, чит телләр белән кызыксынучылар хәзер арта бара. "Бу дөньяга чыгу мөмкинлеген арттыра", диде ул Азатлык радиосына.

Кәримов фикеренчә Үзбәкстанда инглиз телен өйрәнү өчен бөтен мөмкинлекләр дә булдырылган. Советлар берлеге таркалганнан соң, Үзбәкстанда 51 меңнән артык чит тел укытучылары әзерләнгән. Башлангыч сыйныфларда инглиз телен өйрәнү өчен электрон ресурслар эшләнгән.

Хәзер телне өйрәнү тагын да үтемлерәк булсын өчен телевидениедә халыкара мәдәният, техника турындагы тапшырулар, чит телдәге мультфильмнар үзбәкчә субтитрлар белән күрсәтеләчәк.

Урыс телен кирәксенүчеләр дә юк түгел

Шәһәр җирләрендә балаларын инглизчәгә өйрәтү өчен мөмкинлекләре булган гаиләләр репетитор яллый торган булган. Ташкентта яшәүче Фәридә ханым әйтүенчә, сигез яшьлек оныгын инглиз теленә өйрәтү өчен алар репититорга сәгатенә 300 сум түләгән.

“Башка күп кенә ата-аналар да балаларын инлиз теленә өйрәтергә тели, әмма моның өчен финанс мөмкинлекләре юк. Хәзер мәктәпләрдә керә башлагач бик зур мөмкинлекләр ачыла”, ди ул.

Элек инглиз теле Үзбәкстан мәктәпләрендә дүртенче сыйныфтан гына укытыла торган булган. Шулай ук аны укытуга зур игътибар бирелмәгән. Шәһәрдә күбрәк урыс теленә өстенлек сизелгән, ә авылларда балалар нигездә үзбәкчә генә укыган.

Әлбәттә, илдә эш урыннары булмау сәбәпле, үзбәкләрнең күбесе Русиягә китеп эшләргә мәҗбүр, шуңа быелдан урыс теленә игътибарның киметелүе белән кайберәүләр килешми. Бигрәк тә Мәскәү Русиягә эшкә килүче мигрантларга урыс телен белүне мәҗбүри иткәч, бу телне өйрәнү яхшырак дип санаучылар да юк түгел.

Моннан тыш китапханәләрдә китапларның да күбесе әлегә урыс телендә. Ләкин советлар заманыннан соң латин әлифбасына күчкән Үзбәкстанда инде яшь буын кирилл хәрефләрендәге китапларны укуы авыр булуын яшерми.
XS
SM
MD
LG