Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татарстан" һава ширкәтенә тугыз Cessna Grand Caravan очкычы кайта


“Татарстан” һава ширкәтенә өч атна эчендә тугыз Cessna Grand Caravan EX очкычы кайтачак. Бу хакта Cessna Aircraft-ның Русиядәге вәкиле белдерә.

Бу яңа төр очкыч һәм ул Халыкара авиация комитетында сетификат алган. Cessna Aircraft вәкиле аның моңа кадәр чыгарылган Cessna Grand Caravan-нар белән сагыштырганда техник яткан яхшырак икәнен белдерә.

Cessna Grand Caravan EX Мәскәүдә ачылган Jet Expo күргәзмәсендә дә тәкъдим ителәчәк.

“Татарстан” һава ширкәте Cessna Grand Caravan 208B очкычлары белән Идел буе федераль бүлгесендәге шәһәрләргә очышлар башлады инде. Ширкәтнең әлегә мондый алты очкычы бар.
XS
SM
MD
LG