Accessibility links

Кайнар хәбәр

Милли хәрәкәт ТИҮ бинасын яклап ачлык игълан итмәкче


Милли хәрәкәт ТИҮ бинасын яклап ачлык игълан итмәкче
please wait

No media source currently available

0:00 0:05:45 0:00

Милли хәрәкәт ТИҮ бинасын яклап ачлык игълан итмәкче

12 сентябрьдә Казанда Татар иҗтимагый үзәге һәм "Азатлык" татар яшьләре берлеге вәкилләре Казан шәһәренең җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты башлыгы Ирек Фәттахов белән очрашты. Шәһәр түрәсе ТИҮ бинасын сатудан алмыйбыз дигәч милли хәрәкәт ачлык игълан итәргә җыена.

Ачлык игълан итү адымына "Азатлык" татар яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиуллин берничә тапкыр барган, шул рәвешле аны Универсиада алдыннан хәрби хезмәткә җибәрми калганнар. Наил моны ач торуның файдасы дип саный. Әлеге очракта да милли хәрәкәт вәкилләре якты киләчәккә карап эш итмәкче. Узган атнада "Яңа гасыр" каналының "Атналык күзәтү" тапшыруында ТИҮне уңай бәяләгән хәбәр чыгу да аларда өмет уяткан. Димәк, республика җитәкчелеге бу хәлне белгән, шул хакта "Яңа гасыр" аша "сәлам" җибәргән, чөнки моңа кадәр әлеге телеканал милли хәрәкәт эшләрен читләтеп үтәргә тырышкан, эфирга аларны кертмәгән.

Наил сүзләренчә, ныклап таләп иткәндә Ирек мәйданы янәшәсендәге бинаны милли хәрәкәт өчен саклап калып була. Меңләгән татарлар безгә булышса, вәт булыр иде, ди Нәбиуллин. Аны милләттәшләрнең битарафлыгы, билгесезлек борчый. Ул бинаны яклау нияте белән татар яшьләренә билгеле җырчы-алып баручыларга мөрәҗәгать иткән.



Наил "Яңа гасыр" каналы алып баручы Зөлфәт Зиннуров фикерен дә белгән.



12 сентябрьдә милли хәрәкәт вәкилләренә Казан шәһәренең җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты башлыгы Ирек Фәттахов та бинаны аукционнан алмыйбыз, аның өчен акча (задаток) салынган дигән. Бу мәгълүматны иҗтимагый үзәк рәисе Галишан Нуриәхмәт тә раслады. Ирек Фәттахов аларны милли хәрәкәт өчен башка бина бирелер дип тә тынычландырмакчы булган. Тик яңа бинага хуҗа булыр өчен Карл Маркс урамындагы 41-нче йорт ТИҮга карый дигән кәгазьләр кирәк икән. Милли хәрәкәтнең өлкән вәкилләре документларның кайдалыгын әйтә алмаса да, Татарстанның элекке президенты Миңтимер Шәймиев белән ул вакыттагы мэр Камил Исхаковның ТИҮга Карл Маркс урамыннан бина бирүләрен яхшы хәтерлиләр.

"Бу сезнең бинагыз, сезгә беркем дә тимәячәк, дип биргәннәр иде", ди иҗтимагый үзәк рәисе. Алар бинаны сату сәяси эзәрлекләү, милли хәрәкәтне юкка чыгарырга юнәлгән эш дип саный. Шуңа да мөмкин кадәр үз сүзләрендә нык торып бинаны ТИҮдә калдырмакчылар. "Азатлык" яшьләр берлеге белән иҗтимагый үзәкнең бишләп вәкиле җомгадан соң ачлык игълан итсә, шимбә, 14 сентябрьдә көндезге өчтә Бауман урамында митинг оештырмакчылар. Наил әлеге чараның хакимият белән килешенгән булуын да әйтте. Милли хәрәкәт барлык мөмкинлекне кулланып ТИҮне түбә астында саклап калмакчы. Алар фаразлавынча, бина өчен көрәш шау-шулы булачак.
XS
SM
MD
LG