Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Яшьләргә үз шәхесләребезне үрнәк итү кирәк"


чарадан күренеш
чарадан күренеш

12 сентябрьда Казанда татар мөселман яшьләренең үсеше, аларга кагылышлы прлоблемнар хакында сөйләшү булды.

Бу мәсьәләләр Татарстан диния нәзарәтенең яшьләр бүлеге оештырган “Мөселман яшьләр хәрәкәте: үсеш концепциясе һәм перспективалары” конференциясендә каралды. Биредәге чыгышларда бүгенге мөселман яшьләре хәрәкәтләре, татар мөселман яшьләренә кагылышлы проблемнар хакында да әйтелде.

Конференциядә әйтелеп узганча, бүген Татарстан мөселман яшьләренең башка төбәкләргә караганда, активлыгы, бердәмлеге җитешми. Мөселман яшьләре волонтёрлык хәрәкәтендә дә, төрле проектлар булдыруда да пассиврак.

Татар мөселман яшьләренең тәрбиясенә килгәндә, биредә республикада алып барылган берничә проект турында әйтелде. Мисалга, яшүсмер мөлимәләр өчен Казанның “Ярдәм” мәчетендә “Яшь мөслимә” клубы оешты, яшүсмер егетләр өчен Чаллыда инде алты еллап “Кол Шәриф оныклары” бәйгесе уздырылып килә.

Ул берничә этаптан торган бәйге, аны оештыручы Фәрит Мөдәррис бу бәйгене республиканың башка шәһәрләрендә дә оештыру кирәклеге турындагы тәкъдим белән чыкты. Әлеге бәйге финалында яшьләр “мин халкым өчен нәрсә эшәр идем” дигән проект яклый. Бәйге нигезендә татар милләте баласын тәрбияләү максаты ята. Алга таба бу бәйгене кызлар өчен дә үткәрү карала.

"Кызганычка каршы, барыбыз да күрәбез, бөтенесе Аллага шөкер, дип әйтеп булмый. Яшьләр бозылып бара, аның сәбәпләре күп. Шул сәбәпләрнең берсе: балаларга җәмгыяттә начар үрнәкләр күрсәтүдә. Бүгенге көндә яшләрдә күбрәк акча, ләззәт алу кебегрәк идеаллар. Әмма үзебезнең милләтебездә дә идеаллар бар бит, мәсәлән, шул ук Ризаэтдин Фәхретдин, никадәр бөек кеше булган.

Мәсәлән, шул ук Габдулла Тукай, шул ук Бубилар, менә шундый шәхесләр булган безнең милләтебездә, һәрберсе аңа иярерлек лаеклы кеше. Кол Шәриф исемле хәзрәтебез, Казан ханлыгының соңгы мөфтие. Казанны саклап шәһит була. Менә бу кешеләр безнең балага идеал булсын. Безнең үзебезнең милләтнең идеаллары бар, шуларны күрсәтергә кирәк.

Яшьләр милләтебезгә хас сыйфатларны белми

Үзебезнең милләтебезгә хас сыйфатлар бар. Моңа килгәндә, без бу бәйгене башлар алдыннан мәктәпләрдә тикшерү үткәргән идек, анкета тараттык. Аның бер соравы татар милләтенә хас сыйфатлар турында иде. Балалар күпчелектә түбәтәй белән Сабантуй, дип яздылар. Үзебезнең милләткә хас сыйфатларны балалар белмиләр. Безнең татар милләтенә исә эшчәнлек, белем, олыларга ихтирам кебек сыйфатлар хас бит. Татарда нинди яхшы сыйфат күрсәк, аның тамыры Исламда. Менә шул сыйфатларны балаларга күрсәтеп, үзебезнең яңа нәселне үстерергә кирәк, дигән нәтиҗәгә килдек.

Джон Локк үзенең “Тәрбия эше” дигән әсәрендә Англия яшьләре булырга тиеш белемле, тырыш, берничә һөнәрле, әдәпле, дигән. Менә Англиядә бу джентельмен дигән агым ул үз-үзеннән килеп чыкмады. Бу хакта әсәр язылган һәм кешеләр аны аңлады, кабул иттеләр. Безнең нигезебез - миләтебез, милләтнең нигезе - аңа хас сыйфатлар булып тора.

Джон Локк үз вакытында юнәлеш күрсәткән булса, без дә бәйгене үткәргәндә юнәлеш күрсәттек. Беренчедән, яшьләр булырга тиеш иманлы, балаларга иман нигезләрен аңлатырга. Бала башка яклардан җитешсә дә, әгәр иаманлы булмаса, барыбер кайчан да булса ул берәр яктан кимчелек бирәчәк.

Иң иманлыгыз - әхлак ягыннан иң көчлегездер

Икенчедән, әдәп-әхлак. Чөнки пәйгамбәребез әйткән: “Сезнең иң иманлыгыз - әхлак ягыннан иң көчлегездер”, дип. Өченчедән, белем. Дини белем дә, дөньяви белем дә булырга тиеш балада. Нинди генә белемне алсагыз да, мәсәлән физиканы, химияны алсак та, аның хуҗасы - Аллаһ. Математиканы алсак та, аның хуҗасы - Аллаһ. Беләсез, элекке вакытларда мөселман галимнәребез дөньяда иң беренче урыннарда торган.

Бүген нинди үсеш күрсәгез, техник үсешме, алар бөтенесе безнең мөселман галимнәрнең нигезендә эшләнгән әйберләр. Дүртенче сыйфат - егетлек. Кызганычка каршы, анысы да күренә: кайбер егетләр хәзер әкренләп егетлектән чыга баралар, "менә дигән егет" дигәннәр сирәгәя бара. Үзебезнең яшьләргә егет кем икәнен, нинди икәнен аңлатырга тиешбез. Һәм соңгысы - фидакярлек, ягъни бу безнең милләтебезгә хас сыйфат”, дип сөйләде Фәрит Мөдәррис.
XS
SM
MD
LG