Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лилия Гыйматдинова: Архитекторлыктан – җырчылыкка


Лилия Гыйматдинова: Архитекторлыктан – җырчылыкка
please wait

No media source currently available

0:00 0:06:53 0:00

Лилия Гыйматдинова: Архитекторлыктан – җырчылыкка

"Кызган таба"ның чираттагы кунагы Чаллыда туып үскән яшь башкаручы Лилия Гыйматдинова. Соңгы көннәрдә аның җырлары татар телле күңел ачу радиоларында еш яңгырый. Лилия архитектор һөнәрен куеп эстрадада үз урынын алмакчы.

Лилия Казанга ул 2001 елда килеп архитектор һөнәреннән югары белем алган. Күпчелек башкаручылар кебек балачакта, яшүсмер вакытта төрле җыр конкурсларында катнашып үскән. Биш елга якын архитектор булып эшләсә дә күңеле җырга тартылган. Бер җырларган, туктаган, тагын башлаган. Аның сәхнәгә тартылуының бәлки башка сәбәпләре дә бардыр, һәрхәлдә ул безгә күңел белән бәйләп аңлатырга тырышты. Җырчы булырга теләген тагын да көчәйтер өченме, бу көннәрдә архитекторлык эшеннән читләшеп вакытымны тулысы белән җырлар яздыруга, җырчылык эшләренә багышлаячакмын, ди ул.

Лилия Гыйматдиновага эстрадада үз урынын табырга, җырчы булып үсәргә тормыш иптәше ярдәм итә. Бергәләп, гаилә белән Лилия Гыйматдинова исемле артистны татар тамашачысына танытмакчылар. Бүген аның җырларын "Татар радиосы", "Болгар", "Курай" радиоларында ишетеп була. Җырлау стиле яшьләргә якын, кызу, заманча чит ил көйләренә охшаш. Лилия белдергәнчә, ул Айнур Шәрәпов кебек билгеле яшь музыкантлар белән эшли һәм аңа алар белән иҗат итү бик ошый икән.

"Үземне кемгәдер мәҗбүриләп тыңлатырга җыенмыйм, мин дә бар, тыңлап карагыз, бәлки ошар", ди яшь башкаручы. Яшь дигәч күз алдына студентлар килеп баса, хәер, Лилия инде әни кеше, яше өч дистәгә якынлаша. Димәк, кызыксынган кешегә дөньяга карашы тулысынча формалашкан Лилия Гыйматдинованың иҗатын социаль челтердә күзәтәсе генә кала. Ул пәрәвезне актив кулланучы башкаручылар рәтендә, фото, видео, җыр дисеңме, шундук социаль челтәрләргә куярга ярата.
XS
SM
MD
LG