“Сүрия башлыгы Бәшәр Әсад кешелеккә каршы күп җинаятьләрдә гаепле” һәм сугыш беткәч “гаепне ачыклау эшләре” башлана, диде БМО Генераль секретаре Пан Ги Мун.
Бу сүзләрне ул Сүриядәге һуманитар хәлне яктырткан хисапны БМОның кеше хокуклары шурасына тапшырганчы үткән ябык утырыш вакытында әйтте. Бу вакытта әлеге бүлмәдә телекамера эшләгәнлектән Генераль секретарьнең сүзләре киң җәмәгатьчелеккә билгеле булды.
Якын араларда Пан Ги Мунга 21 августта Димәшк тирәсендә химик корал куллану турында хәрби белгечләрнең нәтиҗәсе тапшырылачак. “Документта химик корал куланганлыкка ышандыргыч дәлилләр китерелә”, ди Пан Ги Мун. Аннан Генераль секретарь бу документ белән БМО Иминлек шурасын таныштырачак.
Тикшерүчеләр кулындагы мандат аларга химик коралны кайсы як кулланганлыгына нәтиҗә ясарга хокук бирми.