Accessibility links

Кайнар хәбәр

Читтәге татарларның күренекле вәкиле Равил Сәлихмәт вафат


Җомга көнне Төркиядә 84 яшендә, американ татар мөһаҗириятенең күренекле вәкиле Равил Сәлихмәт вафат булды. Төркиягә ул ялга килгән булган.

Равил Сәлихмәт Татарстандагы милли оешмалар һәм татар активистлары белән тыгыз элемтәдә булды, 90-нчы елларда милли күтәрелеш чорында Татарстандагы хәлләрне якыннан күзәтеп барды, 1992 елгы референдумга Америка Кушма Штатларыннан күзәтүчеләр дә алып килде.

Моңардан тыш ул Интернетта беренче татар аралашу төркемен булдыруга да зур өлеш кертте, татарлар һәм Татарстан турында мәгълүматны инглизчәгә тәрҗемә итеп таратуга ярдәм итте.

Пенсиягә чыкканчы Равил Сәлихмәт Кушма Штатларның Калифорниядәге Bechtel Corporation ширкәтендә эшләде.
XS
SM
MD
LG