Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада агач эшкәртү ширкәте төзүгә каршы митинг үтте


Уфада Kronospan агач эшкәртү ширкәте төзүгә каршы митинг үтте.

Шимбә булган бу митингны оештыручы Павел Ксенофонтов сүзләренчә, чарада меңләп кеше катнашкан. Полиция 400-ләп активист килгән иде дип белдерә.

“Интерфакс” хәбәр итүенчә, Ксенофонтов күп кеше катнашкан чараны оештыруда гаепләнә.

Уфа районының Князево, Кириллово, Новодорогино авылларында һәм Башкортстан башкаласының Шакша бистәсендә яшәүчеләр агач эшкәртү ширкәтен торак йортларга якын урында төзүгә каршы чыга һәм Kronospan вәкилләрен уртак фикергә килү өчен диалогка чакыра.
XS
SM
MD
LG