«Бөтендөнья машинасыз көн»енә кушылу йөзеннән Казан мэры Илсур Метшин шәһәр түрәләрен 22 сентябрь якшәмбе көнне җәмәгать транспортында, яисә җәяү йөрергә чакырды. Хәтта ул икенче көннең беренче яртысында да машинадан тыелып торырга киңәш итте. Метшин үзе 23 сентябрьдә метрода йөриячәген әйтте.
Мондый көнне үткәрү тәкъдиме белән Франция чыккан иде. Кайбер Европа илләрендә дә бу көнне кешеләр машинаны калдырып, шәһәр транспортын файдалана.
Мондый көнне үткәрү тәкъдиме белән Франция чыккан иде. Кайбер Европа илләрендә дә бу көнне кешеләр машинаны калдырып, шәһәр транспортын файдалана.