Accessibility links

Кайнар хәбәр

Алмаз Фәйзуллин Русия президент идарәсендә мөселман оешмалары белән эшчәнлек өчен җавап тотачак


Русия президенты идарәсендә дини берләшмәләр белән эшләү өлкәсендә яңа җитәкчеләр билгеләнде. Дини оешмалар белән элемтәдә тору департаменты җитәкчесе итеп Евгений Еремин, ә аның урынбасары булып, аерым алганда мөселман оешмалары белән эшчәнлек өчен җаваплы итеп Алмаз Фәйзуллин билгеләнде.

Фәйзуллин тумышы белән Казаннан, ул “Казан утлары” журналы баш мөхәррире Равил Фәйзуллинның улы. 2004-2013 елларда Мәскәүдә Татарстанның Русиядәге тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары булып эшләде.
XS
SM
MD
LG