Accessibility links

Русия Сүриядәге химик корал куллану гысьянчылар провокациясе булуын кистереп әйтүне дәвам итә


Русия Димәшктә 21 августагы химик һөҗүм гысьянчылар провокациясе булуына дәлилләрне тикшерү яклы булуын әйтә. БМОдагы Русия вәкиле Виталий Чуркин сүзләренчә, провокациянең максаты Сүрия низагына чит ил хәрбиләрен җәлеп итү.

Моңа дәлил итеп Чуркин май аенда Төркиядә зарин газы белән Сүрия гысьянчыларын тоткарлаунын китерде. Русия дипломаты кичә ачылган БМО генераль ассамблеясында чыгыш ясады.

Русия тышкы эшләр министры урынбасары Сергей Рябков ИТАР-ТАССка белдерүенчә, Русия белгечләре гысьянчыларның химик корал куллануы турында Сүрия тарафыннан бирелгән материалларны тикшерү эшен башлаган. Кичә Рябков Димәшктә Сүрия ташкы эшләр министры Валид әл-Муаллем белән очрашкан иде.
XS
SM
MD
LG