Accessibility links

Кайнар хәбәр

Түбән Новгородта милли сәясәт стратегиясен тормышка ашыру турында сөйләшкәннәр


Түбән Новгородта «Русия киләчәге» исемле II халыкара бизнес-саммит кысаларында Русия халыклары конгрессы үтте. Ул «Русия Федерациясенең милли дәүләт сәясәте стратегиясен тормышка ашыруның федераль һәм төбәк модельләре» дип аталган.

Татар конгрессы сәхифәсе язуынча, Новгородка 120 гә якын милли оешма вәкилләре, Русия халыклары конгрессының җирле оешмалары җитәкчеләре җыелган. Әлеге чарага Татарстаннан мәдәният министрлыгы, халыклар дуслыгы йорты вәкилләре һәм Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Ренат Вәлиуллин һәм бюро әгъзасы, галим Дамир Исхаковтан торган төркем барган.

Дамир Исхаков әйтүенчә, әлеге чарада милли сәясәт стратегиясен тормышка ашыру турында эшлекле сөйләшү булган. Анда Русия ватандашларында патриотизм хисләрен үстерү һәм милли сәясәт стратегиясе кысаларында милләтләрне үстерү юллары тикшерелгән. Зур федераль программа төзелеп эшли башларга тиеш. Бу програмга инде 500 млн сум чамасы бүлеп бирелгән. Ул Русиянең төбәкләрне үстерү министрлыгы һәм Русия халыклары конгрессы аркылы нигездә грантлар рәвешендә тапшырылачак.

Бөтендөнья татар конгрессы бу процесста төбәкләрдәге үзенең оешмалары һәм җирле татар милли-мәдәния автономияләр аша катнаша ала. Һәр төбәк федераль милли стратегиягә нигезләнгән үз программасын булдырачак. Татарстанда әлеге эш белән мәдәният министрлыгы шөгыльләнәчәк. Эш юнәлешләре әлеге ел ахырына кадәр үтәчәк Русия халыклары конгрессының Дагыстанда үтәчәк форумында тәгаенләнләнер дип көтелә.
XS
SM
MD
LG