Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар егете Кырым хөкүмәтенең рәис урынбасары итеп билгеләнде


Рөстәм Тимергалиев
Рөстәм Тимергалиев

37 яшьлек Рөстәм Тимергалиев вице-премьер Валерий Пальчук урынына Кырым хөкүмәтенең рәис урынбасары итеп билгеләнде. Бу карар өчен Кырым Югары Радасының 18 сентябрьдә узган утырышында 69 депутат тавыш бирде. Яңа вазифада ул Кырымга инвестицияләрне җәләп итү өчен җаваплы булачак.

Рөстәм Тимергалиев 2010 елда Кырым Югары Радасының депутаты итеп сайлаганнан соң Кырым вице-премьеры вазифасы өчен төп дәгъвачыларның берсе иде. Бу вакытка хәтле ул Югары Радада курорт һәм туризм буенча даими комиссиянең рәисе иде. Вице-премьер вазифасына күчү өчен ул комиссиянең рәислегеннән үз ихтыяры белән киткән иде, ләкин вице-премьер вазифасына билгеләнмәгәннән соң янә комиссия рәисләгенә кайтты.

Җирле матбугатта еш кына чыгыш ясаган Рөстәм Тимергалиевне Кырым матбугат чараларында хәтта Регионнар фиркасенең Кырым бүлеге спикеры дип атаганнары да булды. Ул Кырым медиа ресурсларына тәэсир итүдә зур уңышка ирешкән регионалларның берсе дип исәпләнә. Бу ресурслар өчен Регионнар фиркасе өчен дә төрле группалар арасында көрәш Украина Югары Радасына 2012 елда үзган сайлаулар вакытында активлашкан иде. Ул заманда Украина Югары Радасына депутат булырга хыялланган Тимергалиев “Полуостров” газетасын сатып алган иде. “Әгәр дә партия мине якласа, мин үземне Украина Югары Радасының депутаты итеп күрәм”, диде ул. Бюджет карамагында булган Кырым информацион агентлыгының мөдире һәм баш редакторы алмашуы, бу урынга Транс-М-Радио һәм Е-Крым агентлыгының кешесе килүе сайлауларга әзерләнгән Рөстәм Тимергалиев белән бәйле булганы фараз ителә иде, чөнки Транс-М-Радио һәм Е-Крым КрымМедиаХолдингына керәләр. Бу холдингның хуҗасы Рөстәм Тимергалиев диләр.

КрымМедиаХолдингның элеккеге генераль директоры Вадим Волченко исә 2010 елда Кырымның информация буенча комитеты рәисе итеп билгәләнгән иде. Кырым медиалары өчен көрәш дәүләт карамагында булган ГТРК ”Кырым” телерадиокампаниясенә дә кагылды. Монда да гендиректор алмашкан иде. Моның артында кем торганы төгәл билгеле булмаса да, бу алмашулар һәммәсе сайлаулар алдыннан тиккә генә булмаганын фараз итергә мөмкин. Ләкин бөтен бу әзерлекләргә карамастан Регионнар фиркасенең Кырым бүлеге Тимергалиевне парламент сайлауларында Кырымдагы 10 мажоритар округның берсендә намзәт итеп күрсәтмәде. Аның матбугат чараларында игълан иткән тагын бер инициативасын, ягьни Акмәчет һава аланына ике тапкыр Советлар каһарманы Әмәт-Хан Солтанның исемен бирү инициативасын Регионнар фиркасе якламады дигән хәбәрләр булган иде.

Әлбәттә, Рөстәм Тимергалиев Регионнар фиркасе әгъзасы буларак фирка тәртибеннән тыш чыгып эш итә алмый. Аның кырымтатар мәсьәләсенә багышлап язган мәкаләләре дә булды, ләкин кырымтатар Мәҗлесе белән аның турыдан-туры мөнәсәбәте юк диярлек. Мәҗлес һәм Регионнар фиркасе позицияләре бер-берсе белән ерак һәм каршылыклы булуы бу мөнәсәбәтләргә дә тәэсир итә булса кирәк. Рөстәм Тимергалиев Мәҗлес тәкъдиме белән куелган һәм инде күп еллар вице-премьер булып эшләп килгән Азиз Абдуллаевның урынына куелачак дигән хәбәрләр таралган заманда да ике арага тагын да салкынлык төшкән иде.

Шулай итеп, берничә ай дәвам иткән вице-премьер эпопеясе Рөстәм Тимергалиев өчен уңышлы тәмамланды дияргә мөмкин. Кырым хөкүмәтендә дүрт вице-премьерның икесе татарлар - Азиз Абдуллаев һәм Рөстәм Тимергалиев.

Бөтенукраин “Туган тел” татар мәдәни үзәге исеменнән "Туган тел"нең элеккеге рәисе Кәнәфия Хөснетдиновның оныгы Ринат Хөснетдинов "Тимергалиевнең әтисе һәм үзе хакында тулы мәгълүматны бирегез" дип интернетта мөраҗәгать итте. Ул бу информация аларны бөтенукраина күләмендә сәяси-җәмәгать эшләрендә катнаштырып буламы-юкмы дигән карар алу өчен кирәк дип яза. Рөстәм Тимергалиевнең әтисе Илмир Тимергалиев шушы елның апрелендә Кәнәфия Хөснетдинов урынына “Туган тел“нең рәисе итеп сайланган иде. Илмир әфәнде күп еллардан бирле Кырымдагы татарларны берләштергән “Идел” ассоциациясе рәисе булды. 2012 елда ул Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының Украинадан әгъзасы итеп сайланган иде.


Рөстәм Тимергалиев 1976 елда Улан-Удэда туган. 1998 елда Киев икътисад университетын тәмамлаган. Дәүләт идарәсе өлкәсендә кандидатлык диссертациясен яклаган. Өйләнгән, улы һәм кызы бар.
XS
SM
MD
LG