Accessibility links

Татарстан прокуроры Кафил Әмиров пенсиягә китә


Татарстан прокуратурасы 13 ел республиканың баш прокуроры булган Кафил Әмировның пенсиягә чыгу карарын һәм бу карарның Русия баш прокуроры Юрий Чайка тарафыннан имзалануын раслады.

Татарстанга яңа прокурор билгеләнгәнче аның вазифаларын вакытлыча Әмировның беренче урынбасары Артем Николаев башкарачак.

Дүшәмбе 23 сентябрь көнне Татарстан прокуратурасында бу вакыйгага багышланган матбугат очрашуы үтәчәк.

Русия прокуратурасында Әмиров 40 ел хезмәт иткән. Аның 20 елын Татарстан прокуратурасы җитәкчелегендә, 13 ел аның баш прокуроры булган.

Тумышы белән Әмиров Татарстанның Югары Ослан районыннан.
XS
SM
MD
LG