Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Шомбай фестивале башланды


Казанда Шомбай фестивале башланды
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:54 0:00

Казанда Шомбай фестивале башланды

23 сентябрьдә Казанда Шомбай-fest халыкара курчак театрлары фестивале башланды. Театр төркемнәре фестивальне Петербур урамы буйлап "Әкият" курчак театрына таба йөреш белән ачып җибәрде.

Шомбай-fest курчак театрлары фестиваленә Төркия, Франция, Таҗикстан, Беларус кебек чит илләрдән һәм шулай ук Русиянең Ингушетия, Башкортостан, Чуашстан республикаларыннан, Брест, Кострома, Рязань кебек шәһәрләреннән килгән 16 курчак театры катнаша.

Быел беренче тапкыр оештырылган фестивальнең төп максатларыннан берсе - чит ил һәм Русиядәге курчак театрлары арасында иҗади элемтәләрне булдыру һәм аларны тагын да баету һәм шулай ук, тамашачыларны дөнья курчак театры сәнгате белән якыннан таныштыру.

Фестивальдә күрсәтеләчәк спектакльләр балалар белән беррәттән олыларга да багышлана. Спектакльләрне "Әкият" курчак театрында иртәнге уннан кичке алтыга кадәр карарга мөмкин.

Фестиваль 28 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
XS
SM
MD
LG