Accessibility links

Кайнар хәбәр

Самарда Закир Кадыйри турында китап чыкты


Закир Кадыйри турында китап тышлыгы
Закир Кадыйри турында китап тышлыгы

Самарда урыс телендә "Закир Кадыйри. Возвращение к истокам" исемле китап дөнья күрде. Җыентыкта гаҗәеп тирән мәгънәгә ия тарихи мәгълүмат һәм фотосурәтләр урын алган.

Бу гади китап түгел. Бу китап - татар халкының атаклы улы Закир Кадыйри турында. Күпләр бу шәхес турында белмиләр һәм бу гаҗәп тә түгел. Гомумән, татар кешесе әле үзенең олпат ирләрен һәм бөек кызларын барлау чорын алып бара гына сыман.

Закир Кадыйриның кем икәнен бәяләр өчен без бизмәнебезне үзгәртергә тиешбез. Ә бизмәнебез, кызганыч ки, бөтенләй хаклыктан һәм дөреслектән тайпылган. Сәбәпләре төрле. Наданлык. Ялган идеология һәр күзәнәгебезгә кереп урнашканлыктан, кыйблабыз чалыш. Башка милләтләр үз әйдаманнарын, милләтпәрвәрләрен тарих сандыгыннан чыгарып, күңел түрләренә утыртсалар, безнең татар әле һаман тамак күңелен, корсак күңелен күреп яши, милләтнең зур өлеше азгынлыкка бирелеп, өч көнлек дөньяда типтерә, милләтебез, динебез ислам турында кайгыртып яшисе урынга. Ә бер өлеше милләт мәнфәгатьләре өчен көч куючыларның башын ашаудан ары уза алмый.

Шулай да бозлар кузгалып килә, Аллага шөкер. Гаяз Исхакый, Садри Максуди, Зәки Вәлиди, Йосыф Акчура, Әхмәт Тимерләр рухи мирасыбызга әйләнеп барганда, мәдәни мохитебезгә Закир Кадыйри кайтып килә.

Закир Кадыйри турында китап
Закир Кадыйри турында китап
Самарда урыс телендә "Закир Кадыйри. Возвращение к истокам" исемле китап дөнья күрде. 182 битле җыентыкта гаҗәеп тирән мәгънәгә ия тарихи мәгълүмат һәм фотосурәтләр урын алган.

Кем ул Закир Кадыйри? Ул - тарихчы, философ, публицист, җәмәгать эшлеклесе, Русиядә федерализм өчен янып-көеп яшәгән бөек шәхесебез.

Русиядә Закир Кадыйрины белмиләр. Гарәпләр һәм төрекләр аны олуг галим итеп саныйлар. Чит мәмләкәтләрдәге татарлар, бигрәк тә Япония, Кытай, Финляндия татарлары Закир Кадыйрига үзләренең мөгаллиме итеп карыйлар.

Хәләл җефете Сания Гыйффәт белән берлектә Закир әфәнде Кытайда, Финляндиядә татар мәктәпләре, татар балалар бакчалары ача. Чит мәмләкәтләрдә нарасыйларга татар телен укыталар.

Закир Кадыйри гарәп, инглиз, урыс, татар, төрек телләрен камил белә. Атаклы гарәп галимнәренең китапларын төрекчәгә тәрҗемә итә.

Закир Кадыйри - татар халкы өчен янып-көеп яшәгән шәхес. Милләтпәрвәр.

Закир Кадыйри турындагы китаптан
Закир Кадыйри турындагы китаптан
Русиядә елларның кайсысын гына алма, һәрвакыт буталчык тормыш. Башта аталар, аннары тикшерәләр. Шуңа да Закир Кадыйри хәләле белән мәмләкәттән-мәмләкәткә күчеп-качып көн күрә.

Хаклыкны күз алдына китерер өчен бер генә мисал китерәсе килә. Закир әфәнденең Русиядә калган барлык якыннарын аталар.

Төркиядә Закир Кадыйри хөкүмәт челтәрендә армый-талмый хезмәт итә.

Закир Кадыйри турындагы китап тетрәткеч. Кадыйри нәселенең дәвамчылары Ирек Сәйфиев һәм Рима Вилданова Закир Кадыйри турында язып, канлы, дәһшәтле тарихыбызның фаҗигасен түкми-чәчми укучыга дәлилле итеп җиткезгәннәр.

Ирек Сәйфиев үзе дә, аның өч баласы да Казан университетының журналистика факультетын тәмамлаганнар. Улы Әхәт Сембердә журналлар чыгарса, улы Данияр - Самарда “Самар татарлары” исемле журналның мөхәррире. Данияр Сәйфиев заманында губернаторның матбугат үзәгендә хезмәт итте. Бүгенге көндә “Туган тел” Самар өлкә татар җәмгыяте рәисе. Сәяси кампанияләрнең оста белгече.

Укучыларыбызга мөрәҗәгать итеп шуны әйтәсе килә: бу китапны алып укыгыз. Сез үзегезгә гаҗәеп ачышлар ясаячаксыз. Кемнең кем икәнен белер өчен, яшәешегезнең мәгънәсен аңлар өчен, милләтебез татар арасында нинди олуг шәхесләр булганын белер өчен кирәк ул. Иң мөһиме – һәммәбез үзенең кем икәнен белер өчен үзенең тормышын, милләткә керткән өлешен Закир Кадыйри белән чагыштырып карасын иде. Закир Кадыйри бүгенге татарлар өчен милләтпәрвәрлекнең бизмәне булып кала бирә.

“Сәлам” газеты редакциясе китапны бүләк итеп бирә. Рәхим итегез: редакция адресы.
XS
SM
MD
LG