Accessibility links

Оренбурның Алабайтал фермеры яхшы уңыш алган


Фермер Хөсәен Хәсәнов
Фермер Хөсәен Хәсәнов

Оренбур өлкәсе Беляевка районы Алабайтал авылының Хөсәен Хәсәнов хуҗалыгында бөртеклеләрдән тыш нут, люцерна бәрәңге үстерәләр. Бу культураларның элиталы орлык булдыру нәтиҗәсендә хуҗалык стабиль һәм яхшы уңыш ала.

Алабайтал – өлкәдәге биш йөзләп халкы булган татар авылы. Шулай да аның исеме һәм даны, мөгаен, еракларга таралып өлгергәндер.

Базар кагыйдәсе үзенекен итә: орлыкны җиргә иртәрәк утыртсаң, уңышны да иртәрәк аласың. Статистикага караганда төбәкнең бөртек чәчү җирләренең 27%ы крестьян-фермерлык хуҗалыкларына туры килә. Әлеге саннарда “Хәсәнов крестьян хуҗалыгы”ның өлеше зур. Хуҗалык рәисе яшерми: аерым үсемлекләрнең иң яхшы төрләреннән һәм хуҗалыкның орлыкчылык эшчәнлеге нәтиҗәсендә зур уңышлар алалар. Белгечләр заманча технология белән дә дус. Бөртекләрнең дымлылыгын хәзер лабораториядә генә түгел-кырда ук белергә мөмкин.

“Хәсәнов крестьян хуҗалыгы” рәисе Хөсәен Хәсәнов орлык белән Оренбур төбәгенең күп районнарын тәэмин итә. Уңышлар да мактанырлык: өлкәдә уңыш уртача 16 центнер булса, әлеге хуҗалыкта гектарыннан 30 центнер җыела.

“Менә бу склад эчендә бодай орлыклары саклана. Саратовски - 42 дигән иң әйбәт үсә торган бодайның орлыгы шушында. Орлыкларны үстереп яз көнне башка хуҗалыкларга сатабыз”, дип сөйләде “Хәсәнов крестьян хуҗалыгы” рәисе Хөсәен Хәсәнов.

Бу адымнар дәүләт тарафыннан игътибарсыз калмый: Оренбур өлкәсенең ике тапкыр иң яхшы фермеры исеме, илкүләм агросәнәгать күргәзмәсендә алтын медаль, Русиянең атказанган фермеры исеме. Шушы көннәрдә генә “Хәсәнов крестьян хуҗалыгы” бодай үстерү буенча яңа таныклык алып өлкәнең орлык эшләү исемлекләренә керде.

Гөлҗимеш агачы җимеш белән бергә чәчәк ата
Гөлҗимеш агачы җимеш белән бергә чәчәк ата
Барча җирдәге кебек бу авылда да колхоз күптән таркалган. Тик халык эшсез түгел. Алар әлеге крестьян-фермер хуҗалыгында эшли. Өлкәдә бәрәңгенең 98%ы фермерлык хуҗалыклары үстерә. Әлеге хуҗалык бәрәңгене орлык өчен түгел, ә халыкка сатыр өчен утырта. Бәрәңгенең сорты чит илнеке түгел, элекке “Удача” исемле сорт. Уңыш та начар түгел - гектарына 16 центнер. Кыр эшләре тәмамлангач, бәрәңге сатуга куелачак.

Бу хуҗалыкта заманча һәм иң алдынгы техника паркы булдырылган. Хөкүмәт тә фермерларга йөз белән карый башлады.

Хөсәен Хәсәнов, “Хәсәнов крестьян хуҗалыгы” рәисе: “Хөкүмәт субсидияләр биреп тора инде кулыннан килгәнчә. Быелгы елда гектар исәбенә акча бирәләр бензин, солярка аларга. Алары килеп тора булганча”, дип сөйләде.

Шунысы да гажәеп: соңгы көчле яңгырлардан соң табигатьтә үзгәрешләр күренә башлады - нут икенчегә орлык бирә башлады, ә гөлҗимеш агачында бер үк вакытта җимеш белән бергә чәчәк атуын да күрергә була.
XS
SM
MD
LG