Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина үз җирләрен Кытайга арендага бирергә ашыкмый


Кытай матбугаты Кытайның Украинада бик зур мәйданда авыл хуҗалыгы җирләрен 50 елга арендага алуы турында язып чыкканнан соң Украина ягы бу хәбәрне тиз арада кире кагып сүз бары тик бергәләп сугару системнары кору турында гына бара дип ышандырды.

South China Morning Post газеты Кытайның Xinjiang Production and Construction ширкәте белән Украинаның KSG Agro ширкәте арасында төзелгән килешү нигезендә Украинаның Кырым, Днепропетровский һәм Херсон өлкәләрендә 100 мең һектар мәйданда авыл хуҗалыгы җирләрен Кытайга 50 елга арендага бирәчәге турында язып чыкты. Газет язуынча, киләчәктә мондый аренда җирләрен өч миллион һектарга җиткерү карала һәм бу килешү Украинага ел саен өч миллиард чамасы доллар китерергә мөмкин.

Кайбер киңкүләм матбугат чаралары бу хәбәрне күтәреп алып "Кытай Украинаның биш процент җирен сатып алды" дип язды. Җир шарындагы барлык халыкның биштән бер өлеше яшәгән, әмма дөньядагы авыл хуҗалыгы җирләренең бары тугыз процентына гына ия булган Кытайның Украинадан ярты Татарстан чаклы диярлек җирне алуы турындагы хәбәр күпләрне куркуга да салды.

KSG Agro җитәкчесе Сергей Касьянов исә Азатлыкка бу хәбәрне кире кагып әлеге ширкәт белән бернинди дә килешү булмавын, бары тик берничә ай элек ниятләр протоколы гына имзаланганлыгын һәм анда аренда турында сүз бармавын, бары тик авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәттәшлек турында гына язылганлыгын белдерде. “Сүз җирләрне арендага яки субарендага бирү турында бармый. Ә безнең Кырымдагы һәм Днепропетровски өлкәсендәге җирләргә Кытайдан тамчылы сугару системнары китерү һәм кытай белгечләренең аларны урнаштыруы турында бара. Бу эш өчен без аларга үзебездә җитештерелгән авыл хуҗалыгы таварлары белән түләячәкбез. Киләсе елда сугару системнары беренче өч мең һектарда урнаштырылырга тиеш”, диде.

"Украинаның авыл хуҗалыгы җирләренең 25 проценты сугарып була торган җирләр. Кытайның сугару технологияләре кертелсә, Украинада уңыш берничә тапкыр артачак. Көнчыгыш Төркестан корпорациясе ике миллион һектарга кадәр җирдә яңа технологияләр белән бодай, кукуруз, мамык, соя үстерә. Алар Украина авыл хуҗалыгы белән дә кызыксына. Шулай итеп без технология һәм финанс ярдәменнән тыш җитештерелгән азык-төлекнең ышанычлы сатып алучысына, ягъни базарына да ия булабыз”, ди KSG Agro җитәкчесе Сергей Касьянов.

Аның әйтүенчә, Украина хакимиятләренең берничә дистә ел элек өч миллион һектар чамасы җирдә эшләгән сугару системнарын чит ил инвесторлары ярдәмендә яңадан торгызырга теләвен һәм хөкүмәт дәрәҗәсендә шул турыда барган сөйләшүләрне Кытай матбугаты дөрес аңламыйча шундый ялгыш хәбәр тараткан.

Әмма белгечләр KSG Agro җитәкчелеге дә, Украина хөкүмәте дә Кытай белән авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәттәшлек планнарын тулысынча ачмый дип исәпли. Киевтагы Җәмәгать сәясәте институты белгече Игорь Шувалов Азатлыкка чит илләрдә ике миллионлап һектарда авыл хуҗалыгы җирләрен арендага алган Кытайның Украинадагы уңдырышлы җирләргә инде күптәннән кызыгып килгәнлеген һәм Киев белән сөйләшүләрдә бу мәсьәләне гел күтәрүен белдерде. Ул шулай ук Кытай стратегиясенең технологияләр һәм җиһазлар китерү белән генә чикләнмичә эш куллары да китерүне күздә тотуын истә тотарга чакыра.

Базар реформалары үзәге башлыгы Владимир Лановой Украина авыл хуҗалыгына карата Кытайның икътисади агрессиясеннән, арендага алынган җирләрнең рәхимсез кулланып бозылуыннан куркучы рәсмиләр җир арендасы турында сүзләрне әлегә кире какса да, киләчәктә Кытай басымына түзә алмаска мөмкин ди. Аның фикеренчә, Кытай бу эшкә бик зур акчалар җәлеп итәргә җыена һәм Украина ягыннан бу эштә катнашучы түрәләрне дә акча белән кызыксындырып күндерергә мөмкин. Әмма Украина хөкүмәте Кытайлар белән ябык сөйләшүләрдә зур мөмкинлекләр вәгъдә итсә дә, якын арада кечкенәрәк проектлар белән генә чикләнер дип уйлавын белдерде Лановой.

Былтыр Пекин Украинадан Кытайга иген экспортын үстерүгә ярдәм итү өчен Киевка миллиард ярым доллар кредит бирде. Белгечләр фикеренчә, халкы шәһәрләшү сәбәпле азык-төлек ихтыяҗы арткан Кытайның төп максаты – җирне арендага алу яки кредитка алмашка азык-төлек килешүләре төзеп чит илдәге авыл хуҗалыгы ширкәтләрен финанслау. Кытай үзендәге авыл хуҗалыгы ширкәтләрен дә җитештерүне читкә күчерүгә таба этәрә. Кытайда уңыш җыю инде ун ел рәттән арта баруга карамастан, үзендәге җирләрнең мөмкинлекләре чикләнгән булу сәбәпле ихтыяҗны канәгатьләндерә алмый. Шул ук вакытта халыкның авыллардан зуррак шәһәрләргә күченүе тизләшә бара. Өстәвенә матди мөмкинлекләре артканнан арта баручы Кытай халкы ризыкка ит һәм балыкны да күбрәк куллана башлаган.

Кырымтатарлар борчылу белдерә

Кытайның Кырымда игенчелек белән шөгыльләнергә җыенуы турындагы хәбәр кырымтатарларны да борчуга салган. Кытай Кырым белән инде күптән кызыксынып килә. 2006 елда Кырымга Кытайның Һайнань виләяте вәкилләре килеп Кырым белән хәзмәттәшлек һәм дуслык хакында килешү имзалаган иде. Кытайлар ул вакытта ук Кырымда ике-өч мең һектар җирне арендага алырга теләүләрен белдерде.

Көнчыгыш Төркестан корпорациясе вәкилләре узган август аенда Кырымга килеп Кырым портларының мөмкинлекләре белән танышты. Шулай итеп Кытайның Кырым белән кайчандыр башланган кызыксынуы инде акрынлап гамәлгә куела башларга мөмкин.

Кырымтатарлар 1990-нчы елларда Кырымга күпләп кайта башлаганда хакимиятләр Кырымда җир юк, монда халык тыгызлыгы бик зур, халык тыгызлыгы хәтта кырымтатарлар сөргенләктә яшәгән урыннардагыдан да югарырак дигән дәлилләр китерә иделәр.

Ә хәзер инде Кырым җирләренә чит ил игенчеләрен кертергә җыеналар. Кырымтатарларны Кырымга кертмәскә дип кулланган тыгызлык, җир юк кебек сылтаулар кытайлар өчен юк. Ә бит кырымтатарларның күбесе үз туган җирендә хәзер дә йорт төзү өчен алты сутый җирне ала алмый еллар буе интегеп самозахватларда, пикетларда йори. Авыл җирләрендә урнашкан кырымтатарларның күбесенең җир пайлары Кырымдагы башка милләт вәкилләренекеннән ким дип әле дә әйтеп килә Мәҗлес. Сәбәбе – кырымтатарлар авылларга кайтканда аларны күмәк хуҗалыкларга кабул итми иделәр. Нәтиҗәдә аларга җир дә аерылмый иде. Күмәк хуҗалыклар таркала башлагач җирләр аларның әгъзаларына бирәлә. Кырымтатарлар исә бу эштән читтә калды.

Зевджет Куртумеров
Зевджет Куртумеров
Кырымтатар Мәҗлесенең җир мәсьәләләре комиссиясе рәисе Зевджет Куртумеров Азатлыкка: “Кытай кара туфраклы уңдырышлы җирләрне сорый. Кырымда мондый туфрак юк диярлек. Ләкин, әгәр дә Кырымда җирләр биреләчәк булса, без моңа битараф калмабыз. Монда Кытайдан башка да күп проблемнар бар. Менә кичә генә Кырым хөкүмәте балыкчылар һәм аучылар оешмасына 50 мең һектар җир аерды. Хөкүмәт рәисе Анатолий Могилев безгә карап: “Сезгә барыбер түгелмени? Бу сезгә шәхсән кагылмый бит, аларга күпме бирүебездән сезгә ни аерма?” дип көлеп әйтте, ди.

Кырымтатарларның җир ихтыяҗлары тәэмин ителмәгән вакытта Кырым хакимияте Көньяк Кореяның Украинадагы илчелеге үтенече нигезендә Джанкой районында авыл хужалыгы өчен җир аерырга әзерләнгәндә кырымтатарларда моңа ризасызлык дулкыны күтәрелгән иде. Кырымтатар матбугатында бу хакта мәкаләләр, укучыларның хатлары басылган иде.

Куртумеров әйтүенчә, кореялар анда җылытылган бакчалар (теплицалар) төзесә дә, аларга нәрсәдер ошамаган булса кирәк. Бу мәсьәлә үзеннән үзе юкка чыккан. “Бу хакта хәзер бернәрсә ишетелми, ләкин кытайлар андый түгел, алар килсәләр, саранча кебек килерләр, аларны болай гына туктата алмассың. Без бу мәсьәләне өйрәнергэ тиеш”, диде Азатлыкка Кырымтатар Мәҗлесенең җир мәсьәләләре комиссиясе рәисе.
XS
SM
MD
LG