Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Маяк” комбинаты шартлавына - 56 ел


Бүген Чиләбедәге “Маяк” комбинатындагы шартлауга 56 ел булды.

Дөньяда иң эре атом комплексы саналган «Маяк» озак еллар буена совет атом бомбасы өчен плутоний җитештерү һәм атом-төш ягулык эшкәртү урыны булып торды. 1948-1956 елларда нурланышлы калдыклар тирә яктагы авылларда яшәгән халыкның эчәр суы булган Теча елгасына әле һаман да түгелеп бара.

1957 елның 29 сентябрендә «Маяк»та зур шартлау була, тирә яктагы төбәкләрне нурланышлы болыт каплый. Барлыгы 270 меңнән артык кешенең сәламәтлегенә зур зыян килә. Соңрак 40-лап авыл күчерелә, ниндидер сәбәптән зур татар авыллары утырып кала. Андагы кешеләрнең күбесе инде вафат, исән калганнары төрле авырулардан интегә. Халыкның күпчелеге яман шеш авыруы белән чирли. Балалар гарип туа.

Татарларның тавыш куптаруы нәтиҗәсендә, Мөслим авылында яшәүчеләргә күченү өчен бер миллион сум акча бүлгәннәр. Бик сирәкләре генә ул акчаны алып башка якларга күченеп киткән, күпчелеге Мөслим станциясендә төзелгән яңа бистәгә генә барып урнашкан.
XS
SM
MD
LG