Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кроношпанга каршы көрәш дәвам итә


Кроношпанга каршы урам җыены
Кроношпанга каршы урам җыены

29 сентябрь Уфада Австриянең Кроношпан ширкәтенең агач оныннан такта һәм ламинат ясау корылмасы төзүгә каршы урам җыены узды.

Уфада Кроношпанга каршы чаралар даими узып тора. Монысы, гадәттәгеләреннән аермалы буларак, тантаналы йөреш белән башланды. Каршылык чарасына килүчеләр башкала мэриясе каршында җыелып, Октябрь проспекты тротуарлары буйлап, спорт сарае каршындагы мәйданга килде. Урам җыенында меңнән артык кеше катнашты. Кулларда: “Без яшәргә телибез!”, “Илнең хуҗасы - халык, хакимият аңа хезмәт итүче генә”, “Кроношпанга Уфада урын юк!”, “Кроношпан - үлем!”, “Кроношпан, безгә таза су һәм һаваны калдыр!” кебек шигарләрне күрергә була иде.

Кроношпанга каршы урам җыены
Кроношпанга каршы урам җыены
Урам җыенын Антикроношпан төркеме әйдәманы Павел Ксенофонтов алып барды. Ул чараны уздыруда каршылыклар булуын ирештерде. Аның сүзләренчә, хакимият мәйданда ярминкә узу сылтавы белән урам җыенын уздыруга каршылык күрсәткән. Шуннан Антикроношпан хәрәкәте республиканың эчке эшләр министрына мөрәҗәгать иткән. Анда спорт сарае каршындагы мәйданның республика парламенты тарафыннан каршылык чаралары уздыра торган урын итеп билгеләнүе, шуңа анда пикет һәм урам җыеннарын рөхсәтсез дә уздырып булуы әйтелгән. Антикроношпан хәрәкәтенә каршы төп көч хакимият булуы аталып, хакимиятнең чарага каршылык тудыруы ассызыкланган. Павел Ксенофонтов эчке эшләр министрлыгының урам җыенына каршылык тудырмавы өчен рәхмәт белдерде.

Чыгышларда Кроношпан өчен бүленгән авыл хуҗалыгы җиренең сәнәгать җире итеп үзгәртелүенең дөрес түгеллеге билгеләнде. Моңа республиканың җәмәгатьчелек пулаты башы Рамил Бигновның да каршы булуы әйтелде.

Урам җыенында яңгыраган фикерләр резолюциягә дә кертелде. Анда Уфа янында бу ширкәтне төзү дөрес түгеллеге әйтелде, көрәш җиңгәнче дәвам итәчәге билгеләнде.
Кроношпанга каршы урам җыенында балалар да бар
Кроношпанга каршы урам җыенында балалар да бар

XS
SM
MD
LG