Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымтатар язучыларына әдәбият премиясе тапшырылды


Уңнан: Шагыйрь Певат Зети, кырымтатар язучылар берлеге рәисе Риза Фазыл, Кырым язучылары берлеге рәисе Борис Финкельштейн, Закир Куртнезир, җырчы Халисә Аблаева
Уңнан: Шагыйрь Певат Зети, кырымтатар язучылар берлеге рәисе Риза Фазыл, Кырым язучылары берлеге рәисе Борис Финкельштейн, Закир Куртнезир, җырчы Халисә Аблаева

25 сентябрь көнне Кырым язучылары берлегенең Шамил Алядин исемендәге әдәбият премиясе беренче тапкыр кырымтатар язучылары Певат Зети, Закир Куртнезир, Урие Эдемовага тапшырылды.

Кырым инженер-педагогия университетында узган чарада Украина язучылары берлегенең Кырым бүлегенең рәисе Борис Финкельштейн, Кырымтатар язучылары берлегенең рәисе Риза Фазыл, язучылар, галимнәр, студентлар катнашты.

Певат Зети - шагыйрь, Закир Куртнезир - публицистика, Урие Эдемова - проза номинацияләрендә премияләргә ия булды. Премияләрне тапшырган Борис Финкельштейн лауреатларны котлап, сез бу премиянең беренче лауреатлары буласыз, алга таба да сезнең яңа әсәрләрегез дә үз укучыларын һичшиксез табар, уңышлар сезгә, диде. Моннан соң лауреатларны Кырымтатар язучылары берлеге рәисе Риза Фазыл котлады, студентлар кунаклар өчен концерт бирде.

Кырымтатар язучысы Шамил Алядин исемендә премия быел булдырылган иде. Кырым язучылары берлегендә 2012 елда яңа рәис итеп банкир һәм язучы Борис Финкельштейн сайланган иде. Шулай ук кырым язучылар берлегендә рус, украин, кырымтатар секцияләре оештырылган иде. Бу секцияләр үзләренең премияләрен дә булдырдылар. Кырымтатар язучылары танылган прозаик, 1939-1941 елларда Кырым язучылары берлегенең рәисе, Ташкентта “Йолдыз” журналының баш мөхәррире булган, 2012 елда тууына 100 ел тулган Шамил Алядин исемендәге премия булдырдылар. Лауреатларны да кырымтатар язучыларының премия буенча комиссиясе билгели.

Шуны да әйтергә кирәк, сугышка хәтле Кырымда кырымтатар язучылары Кырым язучылары берлегендә җитәкчелек итә иделәр. Сугыш еллары фронтта 12 кырымтатар язучысы һәлак була. 1944 елда кырымтатарлар Кырымнан сөрген ителгәннән соң тик 1957 елда кырымтатар язучыларының Үзбәкстан язучылары берлеге янында секцияләре оештырыла. Аңа Шамил Алядин җитәкчелек итә.

Кырымтатарлар Кырымга кайтканнан соң 1992 елда Украина язучылары берлегенең Кырым бүлеге янында кырымтатар әдәбияты буенча шура төзелә, ләкин аның бернинди рәсми статусы да, мөмкинлекләре дә булмый. 2004 елда Кырым язучылары берлегендә кискен борылыш булды дияргә мөмкин. Украина язучылары берлеге исемлек белән Кырымда 60ка якын рус телле язучыны язучылар берлегенә кабул итә. Шулай итеп рус телле язучылар Кырым берлегендә күпчелекне тәшкил итә башлый, украин хәм кырымтатар язучылары исә азчылыкта калалар. Кырымтатар язучыларын берлеккә кереп бергә эшләргә чакырсалар да, алар бу берлектә эшләүдән баш тарталар, тик 5 кырымтатар язучысы шул берлектә теркәлеп кала, калган 30 язучы бу берлектән аерыла. Мондый хәл 2007 елга хәтле дәвам итә.

2008 елда кырымтатар язучылары үзләренең Кырымтатар язучылары берлеген оештырып бөтен кануннар нигезендә Кырымтатар язучылары берлеген барлыкка китереп аны Юстиция министрлыгында рәсмиләштереп теркәделәр. Моннан соң алар Украина язучылары берлегенә мөрәҗәгать итеп шул берлектә аерым автоном статусны сорап моңа ия булдылар. Украина язучылары берлеге җитәкчелеге белән килешеп Кырымтатар язучылары берлеге өчен Кырымда ике түләүле штат ачылды.

Шулай итеп, кырымтатар язучылары Кырымда тулы хокуклы оешмага әверелде. 2010 елда Украина язучылары берлегенең Корылтаенда берлекнең яңа рәисе итеп В.Яворивский урынына Виктор Баранов сайланган соң Кырым язучылары берлегендә дә үзгәрешләр башланды. Бу эшкә Кырымның югары җитәкчелеге дә кушылды. Әлбәттә, кырымтатар язучыларына да алардан мөрәҗәгатьләр килә башлады, алар белән очрашып сөйләштеләр.Төп максат - Кырым язучыларын бер берлектә туплау иде. Ләкин Кырым язучылары берлегендә күпчелекне рус телле язучылар тәшкил иткәнен белеп, кырымтатар язучылары шарт куйдылар. Бөтен идарә органнарда язучыларның санына карамастан рус, украин, кырымтатар язучыларның саны тигез булырга тиеш һәм кырымтатар язучылары берлеге үзенең статусын саклап Кырым язучылары берлегенә коллектив әгъза булып керә. Украина язучылары берлеге моның белән ризалашты, чөнки кырымтатар язучылары бу берлеккә кермәгән тәкъдирдә Украина язучылары берлеге аларга кирәк булган язучыны Кырым язучылар берлегенең рәисе итеп сайлый алмаячак иде. Монда инде 25 кырымтатар тавышы сайлауда төп рольне уйнады. Шулай итеп, 2012 елда Кырым язучылары берлегенең рәисе итеп Борис Финкельштейн сайланды, берлекнең президиумына кырымтатар, украин, рус секцияләреннән һәрберсеннән өч кеше, идарәгә бишәр кеше кертелде. Украина язучылары берлегенең президиумында да Кырымнан ике вәкил – Борис Финкельштейн һәм кырымтатар язучылары берлегенең вәкиле керә.

Кырымтатар язучылары берлеге үзенең аерым статусын, “Йолдыз” журналын, әдәбият премияләрен саклап, Кырым язучылар берлеге чыгарган “Литературный Крым” газетасында, “Кырым” журналында рус, украин телләре белән бергә кырымтатар телендә бүлекләрне барлыкка китерде.

Шамил Алядин исемендә әдәбият премиясе дә шул катлаулы сөйләшү һәм аңлашмаларның җимеше булды. Быел бу премия кырымтатар язучыларына беренче тапкыр тапшырылды.
XS
SM
MD
LG