Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия интернетта мәгълүмат иреген чикләүне нык арттырган


Freedom House үзенең яңа хисабында соңгы бер ел эчендә Русиянең интернетта мәгълүмат иреген чикләүне нык арттыруын белдерә.

Дөньяда кеше хокуларын күзәтүче Freedom House үзенең яңа хисабында 60 илдәге интернет иреге торышын күзәтү нәтиҗәләре белән таныштыра. Хисапка караганда, бу илләрнең 29-ы нинди дә булса сәяси яки социаль мәглүматны интернетта карау мөмкинлекләрен япкан.

Интернетагы мәгълүматка иң күп киртәләр куючы илләр дип Кытай, Иран һәм Согуд Гарәбстаны атала. Бу илләр интернетта меңнәрчә сәхифәне карау мөмкинлеген япкан. Шул ук вакытта Һиндстан яки Көньяк Коркея кебек демократик илләр дә вакыт-вакыт интернетта сәяси мәгълумат таралуга киртә куйган.Моңарчы интернеттагы мәгълүматны вакыт-ввкыт кына төрле очракларда япкан Русия һәм Үрдүннең соңгы бер ел эчендә интернетта киртәләр куюны бик нык артыруы әйтелә.

Төркия, Бангладеш һәм Азәрбайҗанның интернеттагы эшчәнлек яки язмалар өчен кешеләрне иң күп кулга алучы илләр булуы ачыкланган.

Беларус, Үзбәкстан, Кыргызстан, Казакъстан һәм Украина Русиянең интернеттагы күзләү програмнарын үзләрендә кулланган.
XS
SM
MD
LG