Accessibility links

Казанда мөселманнарның конституцион хокукларын яклап пикет узачак


"Азатлык" берлеге пикетларны даими оештыра
"Азатлык" берлеге пикетларны даими оештыра
5 октябрьдә Казанның Бауман урамындагы Шаляпин һәйкәле янында «Азатлык» татар яшьләре берлеге ислам һәм мөселманнарның конституцион хокукларын яклап пикет уздыра. Аны үткәрүгә шәһәр хакимияте рөхсәт биргән.

Оешма рәисе Наил Нәбиуллин Facebookта язуынча, пикетта алар мөселман китапларын тыюны, мөселманнарның конституцион хокукларына төкереп карауны туктатуны, Коръәнне тыелган китаплар исемлегеннән алуны, хиҗапҗан йөргән өчен мөслимәләрне эзәрлекләүга юл куймауны таләп итәчәк.

Шулай ук Хәтер көненә багышлап алар “Хәтер вахтасы” дигән бер атна дәвам итәчәк пикетлар оештырачак.
XS
SM
MD
LG